Хезмәт

Агачсыз урман булмый

Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр.

Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела. Минем өчен дә Балтачымның табигате башка җирләр белән чагыштырганда гүзәлрәк.
2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы буларак игълан ителгән иде. Әлеге уңайдан районыбызда бик күп чаралар үткәрелде. Ләкин табигатьне бер ел кысаларында гына түгел, һәрдаим сакларга кирәк. Чөнки безнең районыбызның табигате бик үзенчәлекле, хәтта районыбызның үз кызыл китабы да бар. Ә кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайваннар Балтачыбыз киңлекләрендә бик күп.
Шуларның берсе, купальница европейская (TroIIius europaeus) халык телендә - алтын туй чәчәге. Ул районыбызның Көек авылында үсә. Ул Татарстан Республикасының һәм Балтач районының кызыл китабына да кертелгән. Сирәк очрый торган үсемлекләр исемлеге астында йөри. Аның утыздан артык исеме бар, бик күп илләрдә таралган.
Алтын туй чәчәге үзенең матурлыгы белән бик күп кешене җәлеп итә, аны букетларга, гербарийларга, соңгы кыңгырауга күпләп җыялар. Халык ул үскән урыннарда күпләп ял итә, көтү көтә, печән чаба. Шушы гамәлләре белән болай да сирәк санда калган алтын туй чәчәгенең юкка чыгуына үзе дә аңламыйча «ярдәм итә».
Табигать - безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый.
Фото:http://plants-about.ru/kupalnica-evropejskaya/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: