Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәй ахырында Татарстанда яшәүчеләр рәттән 3 көн ял итәчәк

Бәйрәм алдыннан килүче эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Җәйнең өченче аенда соңгы эш атнасы Татарстанда яшәүчеләр өчен 4 көнлек кенә булачак.

30 августта Республика көне билгеләп үтелүгә бәйле бу. “Татар-информ” Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаре мәгълүматларына таянып, шул хакта искәртә.

“Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында” закон нигезендә, 30 август – Республика көне бездә ял көне, бәйрәм көне булып тора. Шуңа күрә җәй ахырында рәттән 3 көн (30 һәм 31 августта, 1 сентябрьдә) ял итәчәкбез. Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм алдыннан килүче эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Димәк, пәнҗешәмбе – 29 августта 1 сәгатькә кимрәк эшләячәкбез, дигән сүз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149323/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар