Реклама
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар тәрбияләү белән беррәттән төрле чаралар һәм конкурсларда да бик актив катнаша. Күп санлы грамоталар, дипломнар белән бүләкләнүләре - моның ачык мисалы. Менә әле күптән түгел генә үткәрелгән Бөтенрәсәй иҗади рәсем һәм кул эшләре конкурсында катнашып, югары урыннар яуладылар, җиңүчеләр диплом, ә катнашучылар сертификат белән бүләкләнделәр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз