Хезмәт

Алан “Орбит”ы

Соңгы вакытта гел игътибар итәм: районның күпчелек кибетләрендә "Орбит", "Дерол"лар янәшәсендә коймаклы урман сагызы да сатыла.

Дөрес, беренчеләре кебек төсле-рәсемле кәгазьләргә төрелмәгән, гап-гади нәни целлофан пакетларда. Ерактан кайтадыр дип уйлаган идем, баксаң, үзебезнең районныкылар - аланлылар "эше" икән.
Элек-электән сагызчылар авылы булып танылган Аланда әле дә бу эш белән шөгыльләнәләр дип белми идем, ни дисәң дә, үтә вак, җайсыз һәм кызыксыз, өстәвенә бар дөньяны хуш исле "Орбит"лар басканда, үтемле товардыр дип тә уйлап булмый.
- Сораучы бик күп. - Аланның беренче номерлы сагыз ясаучысы Әнисә Гайнанованың беренче сүзе шул булды. - Тик, чыннан да, бик мәшәкатьле эш. Берүзең генә эшләп була торган түгел. Кулалмаш кирәк. Өстәвенә, соңгы елларда безнең урманда чыршылар тоташ корыды һәм корый, сагыз чималы табу да бер проблемага әйләнеп бара.
Әнисә тумышы белән Алан кызы булса да, кияүгә чыкканчы сагыз җыю, кайнату белән кызыксынмаган. Ә ул килен булып төшкән гаиләдә, киресенчә, ул иң яраткан шөгыльләре була. Алты малай, алты кыз үсүче бу гаиләдә әниләре Мөнәвәрә балаларны әнә шул сагыз җыю шөгыле белән тәрбияләп үстерә. Эш тә була, вак-төяк чыгымнарга да ярап тора. "Башка чыккач, мин дә, кызыгып китеп, әнидән сагыз кайнатырга өйрәндем. Ирем Тәлгать, вакыты булган саен, урманга кереп, сагыз җыйды. Моның өчен кара чыршы сагызы кирәк. Элекке елларда ул түбәндә генә була, җыярга бик җайлы иде. Кайчакта, әйбәт сагыз күрсәләр, кызыгып кына агачка менәләр иде... Аннан балалар үсә төшкәч (бу Гайнановлар да ике ул, ике кыз үстерә - Г.Х.), сагыз җыю аларга күчте. Алар алып кайтты, мин кайнаттым", - дип сөйли Әнисә.
Кайнату дигәнең дә шактый четерекле икән. Кемнәрдер эмальле кәстрүл кулланса, Әнисәләр гомергә алюмин табак-савытны хуп күргән. Төбенә утырмасын, ташымасын өчен, акрын утта сагызны гел карап, болгатып кына торырга кирәк икән. Кайнап чыккач та әле, гел кабып, чәйнәп карап, тешкә ябышмаслык хәлгә килгәнче кайнатасы. Артык озак та кайнатырга ярамый, чөнки сагыз катылана - бу инде чәйнәргә уңайсыз, тәме дә башка дигән сүз.
Әзер булган массаны ике катлы марлядан ике тапкыр сөзәбез, ди хуҗабикә. Бераздан, сөземтәнең кайнарлыгы кимегәч (бу шулай ук бик мөһим: артык кайнар икән, кул пешә, күбрәк суынса, масса куера - кайнар суга утыртып, җылытып алырга кирәк була), кулны салкын суга тыгып, кайнатманы махсус тактага юка итеп җәяләр, аннан, пычак белән нәни квадратларга бүләләр һәм пакетларга салалар. Бу эшләр тиз башкарылырга тиеш, ярдәмчеләр менә шуңа кирәк икән инде. Сүз бит ярты литрлы сыек сагыз турында түгел, чиләкле кайнатма турында бара! "Башка балалар үсеп чыгып китте, унынчыда укый торган Диләрә белән бергә эшлибез, - дип Әнисә. - Сагыз җыю да кабат иремә күчте. Әйткәнемчә, безнең урманда юньле сагыз калмады инде, машиналар белән сиксәнешәр чакрым ераклыкка барып, җыеп кайталар"...
Аланда сагыз җыючылар бер Гайнановлар гына түгел, билгеле. Шулай да, алар кебек даими кайнатучы дип Мөнирә Әскарованы әйттеләр. Кайберәүләр сагыз сатар өчен Әтнә, Арча, Кукмара районнары авылларына, кибетләренә кадәр бара икән, ә Әнисә Балтачтан ары киткәнем юк, базарда гел бер сатучыга биреп калдырам, зуррак коллективларга заказлар буенча илтәм, ди.
Бәясе белән дә кызыксынган идем. "Берсен өч сумнан сатабыз, меңнәр кермәсә дә, вак-төяккә бик ярап тора, аларга да акча кирәк бит, - ди танышым.- Бу шундый шөгыль инде: кайчакта, мәшәкатеннән туеп, башка ясамыйм дисең, ә бераздан тагын тотынасың"...
Урман сагызын чәйнәргә күнеккән кеше дә бит алардан аерыла алмый, телевизордан көн-төн реклама бара торган "Орбит"ларыңа борылып та карамый. Хуш исле, экологик яктан чиста булуның, күңел һәм кул җылысын үзенә сеңдерүнең дә бер нәтиҗәседер монысы.
Фото: http://samogo.net/articles.php?id=2966

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: