Хезмәт

Альберт Хәкимҗанов: «Табигать ул – без. Ә без бик нәзберек бит»

Әӊгәдәшчем - Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау Идарәсенеӊ дәүләт бюджет оешмасы булган «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»нең әйдәүче белгече Хәкимҗанов Альберт Габделфаяз улы

- Альберт Габделфаязович, илебездә кебек, Сезнен оешмада да үзгәрешләр еш була бугай…
- Әйе, нәкъ шулай. Баштарак аерым оешма булсак, соӊыннан «Россельхознадзор» оешмасы составында булдык, әмма бу файдага булмады сыман. Безнеӊ функцияләр төрле бит. Яӊадан, Татарстан Республикасыныӊ кыргый хайваннар дөньясын саклау һәм аны куллану Идарәсен аерым оештырганнар соӊ, эшләр җайга салынып бара бугай. Һәрбер районда бу идарәнеӊ бер вәкиле бар. Балтач районында ул инде мин. Бүленгән яӊа «Уаз» маркалы автомобиль һәм кыш белән карда йөрү өчен «Буран» бар. Кыргый хайваннар, җәнлекләр санын алу, төрле тикшерү-өйрәнүләр башкару, аларныӊ санын тиешле тигезлектә тоту, табигатьне саклау Законнарыныӊ үтәлешен тәэмин итү, аны бозуларны булдырмау - болар барысы да минем хезмәт вазыйфама керә. Моныӊ кадәр күләмле эшне үзем генә башкарып чыга алмас идем, бу очракта районныӊ башка оешмалар да ярдәмгә килә.
- Балтач табигате кемнәрне кызыксындыра?
- Районыбыз мәйданы 4 өлешкә бүленгән, дип саныйбыз. Шушма елгасыныӊ төньяк ярыннан башланган җирләр Балтач аучылык җәмгыяте файдалануында (67 меӊ гектар чамасы). Бу оешманыӊ җитәкчесе Фәрит Әхмәдиев, аӊа төп эшләреннән азат ителмәгән 2 егере булыша. Шушма елгасыныӊ көньяк ягы, ягъни Балтач бистәсе урнашкан ягы, 47 меӊ гектар җир «Төньяк» аучылар җәмгыте карамагында (Казан, гамәлгә куючысы Тимур Хасанов), ул Кенәбаш авылы ягыннан башлап, Шеӊшеӊәр авылына, Киров өлкәсе чигенә кадәр бара. Барлык мәйданы 14 меӊ, шул исәптән 6 меӊ гектар Балтач җире кергән «Сурнар тыюлыгы» да бу юнәлештә үз эшен алып бара. Тыюлыкка аучылар җәмгыятьләрендә торучылар нинди дә булса сәбәп белән керә алмыйлар, бу тыелган. Менә 3 ел инде бу тыюлыкта ау бөтенләй оештырылмады. Бу кайбер төр кыргый хайваннарныӊ саныныӊ кискен кимүе белән бәйле иде. Районыбызда әле «Балтач» заказнигы бар, ул Республиканыӊ урман хуҗалыгына карый һәм турыдан-туры үсемлекләр дөньясы, бигрәк тә «Кызыл китап»ка кергәннәре сагында торалар.

- Кыргый хайваннарныӊ исәбе бармы соӊ ?
- Кыргый хайваннарны һәр аучылык үз мәйданында үзе исәпкә алырга тиеш, моныӊ буенча эш даими алып барыла. Район мәйданында күпме куян, күпме төлке, күпме поши, күпме кабан дуӊгызы бар икәнен без беләбез. Әмма мин бу санны хәзергә атамас идем. Шуны әйтә алам, соӊгы ике елда поши һәм кабан дуӊгызларыныӊ баш саннары артуы күзәтелә. Елгаларда бобр (кондыз) саны да артты. Бу 2016 елда аларга тиешле рөхсәт белән ау алып барырга мөмкин. Максатчан эш алып бару нәтиҗәсе буларак төп котыру авыруы китереп чыгаручы төлкеләр санын кискен киметә алдык. 2015 елда 392 төлке атылган һәм бәйсез йөргән 269 эт тотылган. Урманнарыбызда 8 ел инде бүре юк. Аюга килгәндә, алар җәй көннәрендә безнеӊ якларга сәяхәт кылалар, бер-ике кортлыкка да кереп чыгалар, Арча урманнарын да әйләнәләр. Район буенча аулауга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кыр куяннары саны кискен кимүен танырга кирәк. Бу елдан Республикада бу төр җәнлеккә ау бөтенләй ябылган.

- Табигатькә зыян салучылар белән көрәш ничек оештырылган?
- Ау кагыйдәләрен бозуга каршы даими эш алып барыла. Хәзер без тәртип бозулар булган очракта рәсми хәбәрләрне тутырып, турыдан-туры үзебезнеӊ Идарәгә җибәрәбез, алар инде үзләре административ чара күрәләр. Аучылык җәмгыятьләренеӊ рәсми вәкилләре дә хәбәрләрен безгә юллыйлар. Табигатькә китергән зыян зур күләмдә була икән, бу очракта Россия җинаять Кодексыныӊ 258 матдәсе буенча полиция, тикшерү органнары хезмәткәрләре белән берлектә җинаять эше кузгатуга ярдәм итәбез. 2016 елда районда куелган таләпләрне үтәу буенча зур тәртип бозулар булмады. Алар юк түгел, бар, әмма безнеӊ бурыч боларны булдырмау. Таләпләр кырыс, әмма алар үтәлергә тиеш. Кар чаналарын исәпкә алу, ау этләрен дөрес файдалану, тиешле урында һәм маршрут буенча гына ау оештыруны күпмедер җайга сала алдык.

- Аучыларга Сезнеӊ теләкләр…
- Аучылар җәмгыяте ул бит ирекле оешма. Бу оешмага кергәндә берәүне дә мәҗбүр итмиләр. Әгәр дә кеше шушы оешмага керергә теләк белдерә икән, бу оешманыӊ тәлапләрен үтәргә дә тиешле. Ә инде аучы булам да, тегене атам, моны атам, кырам, бетерәм, атсам, тиресеннән тун тектерәм, дигән фикер белән бу оешмага килмәсеннәр иде. Табигать ул - без. Ә без бик нәзберек бит. Уйламыйча эш йөртеп, без аӊа, шул исәптән үзебезгә яӊадан кире кайтара алмаслык зыян китерергә мөмкинбез. Ауга чыгып, куелган кануннарны үтәп, табигатькә хозурланып, аныӊ белән бергә икәнеӊне тою һәм моннан тәм табу - монысы инде аныӊ белән бергә, тиешенчә яшәү дигән сүз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: