Хезмәт

Алдагы елларда кәгазь гәҗит язмышы турында сөйләшү булды (фото).

Бүген Арча шәһәрендә Республиканыӊ төньяк районнарында нәшер ителә торган ОАО «Татмедиа» басмаларныӊ баш мөхәррирләре, җирле радио һәм телевидение бүлекчәләре җитәкчеләренеӊ җыелышы булды.

Анда 2015-2017 елларга ОАО «Татмедиа» ширкәтенеӊ үсеш программасыныӊ актуаль мәсьәләләре каралды. Шул исәптән, газеталарны кәгазьдә нәшер итүнеӊ киләчәге, сайтларны үстерү, реклама аша үсеш юнәлеше шикелле темалар яктыртылды.
Газеталарныӊ киләчәге бар, дип белдерде ОАО «Татмедиа» ширкәтенеӊ генераль директорыныӊ киӊәшчесе, журналист Римзиль Валиев. Бүгенге көндә рекламаныныӊ әһәмияте турында баш оешманыӊ реклама департаменты җитәкчесе урынбасары Резвиева Гөлнара чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: