Хезмәт

Алхәбәр

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт баш инс­пекторы Рифкать Нургали улы Миңнеханов имзасы белән редакциябезгә хат алынды.

Анда түбәндәге юллар бар:

«Хөрмәтле Нурулла Мөбарәкович! Хәрәкәт куркынычсызлыгын, фаҗигаләрне кисәтү чараларын актив про­пагандалаган өчен Сезгә һәм редакция коллективына эчкерсез рәхмәтемне белдерәм. Республика Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, Дәүләт идарәсе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне киләчәктә дә кисәт­үче дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, сезнең редакция адресына, аеруча әһәмиятле материалларны һәм вакыйгаларны системалы җибәрүне күздә тота.

Безнең үзара информацион хезмәттәшлек барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар - газета укучылар арасында зур кызыксыну уятачагына тирәнтен ышанам».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: