Хезмәт

Алимент түләмәс өчен машинасын кар белән күмгән

Алимент түләмәс өчен машинасын кар белән күмгән ир-атның 100 меңнән артык алименты җыелган булган.

Уралда яшәүче 39 яшьлек ир 7 ел буе малаена алимент күчермәгән. Хатыны аны судка биргән. Приставлар аның беркайда да эшләмәвен ачыклаган. Шулай да аның чит ил машинасы барлыгы мәгълүм булган. Ир-ат бу байлыгыннан колак кагачагын белеп алгач, машинасын кар белән күмеп куйган. Әмма яз җитү белән барысы да ачыкланган. Суд приставлары берничә квартал ераклыкта "яшерелгән" машинаны тапкан һәм хәзер аңа арест салынган.
Фото: vluki

Реклама


Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: