Хезмәт

«Аллаһ каршына газета күтәреп барып булмас», ди билгесез булып калырга теләгән ханым

Ниндидер көч мине гомер буе дәвалаучы-экстрасенсларга тарта. Бер чорда авыл-районнарда сеанслар үткәрү шаукымы булып алды. Килгән һәрберсендә - Фарис Галләмов, Наил Гарифуллин, Рәфыйк Миннекәев, Рамил Гарифуллиннарның берничә сеансында булып, аралашырга, үземнең сорауларыма жавап алырга тырыштым.

Козгынчыдагы Маһиҗамал әби, Кукмарадагы Гөлсара апа, Тәкәнештәге Зөлфирә апа, Нормадагы Рәмисә апа…- бу әле мин барып, танышырга өлгергән дәвалаучыларның берничәсе генә. Халыкта күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма, дигән сүзләр йөри. Әмма мин үзем танышкан әлеге апаларның берсен дә күрәзәче димәс идем, чөнки үзең сорамасаң (әле кайберләре сорасаң да) кешеләрнең киләчәге турында берни әйтми.
Моннан берничә ел элек урта яшьләрдәге тагын бер дәвалаучы ханым белән танышырга туры килде. Аның белән берничә очраштым, сораулар белән аптыратып бетердем үзен. Әмма ул билгесез булып калырга теләде. Шушы шартта гына сөйләшүне укучылар хөкеменә бирергә ризалашты.
- Сезгә дә реклама булыр, кая барып, кемнән ярдәм табарга белми аптыраган кешеләргә дә бер өмет булыр иде,- дип башладым соравымны, салпы якка салам кыстырып.
- Аллаһ каршына газета күтәреп барып булмас бит, минем әле югарыдан бирелгән шушы сәләтемнән кешеләргә ничек файда китерүем турында җавап тотасым бар. Бу гамәл күрсәтмә булырга, шул ук вакытта акчага корылган булырга да тиеш түгел. Ә рекламага килгәндә, ул кирәк түгел. Шөкер, яхшы хәбәр тиз ирешә. Берәүдән-берәү ишетә, аннан башкасы дигәндәй… Чит төбәкләрдән килүчеләрнең күп булуы шуңа дәлил.
- Ак - кара көрәше. Пәйгамбәрләр заманыннан бирле килгән бу көрәшне ничек анлатыр идегез?
- Ул - мәңгелек. Булган, булачак та. Дөньяда яхшылык булганда, начарлык булачак, яки киресенчә. Төрле төсләр булган кебек, капма-каршы гамәлләр, төрле холыклы кешеләр дә була. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне дә, шайтаннарны да яраткан бит. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, бары тик үзеңнең уй-гамәлләрең белән идарә итәргә, шайтани хисләргә ирек бирмәскә кирәк.
- Шуңа гел игътибар итәм: сезнең кебекләргә килучеләрнең күбесе сихер-бозымнан интегә. Бүгенге заманда мондый ырымнарга ышану көлке кебек бит. Ә шулай да киләләр…
- Беләсеңме, ин күбен кемнәр килә: журналистлар, судьялар һәм полиция хезмәткәрләре…
- Әгәр язган, әйткән сүзең, чыгарган хөкемең гадел булса? Моннан ни зыян? Ислам динендә бит гадел сүз югары бәяләнә. Бу хакта аерым хәдисләр дә бар.
- Ул сүз синең өчен гадел. Ә теге як өчен ул гафу ителмәслек нәрсә. Менә шул чакта аларда үч алу теләге туа. Кайчандыр үч алу өчен кешеләрне үтерәләр иде, ә хәзер киллер яллыйсы да юк. Кешене ике-өч көндә кара гүргә кертерлек бозыклык эшләтә алалар. Минемчә, журналистларга профильне үзгәртергә кирәк…
- «Сердәш» язарга күчәргә дисезме?
- Анысын үзләре карый инде. Әмма бүгенге заманда кеше белән бәйләнмәвең, турыдан- туры бәреп язмавың хәерле.
- Ни өчен кара көчләр һәрвакыт көчлерәк булып чыга? Әйтик, йөгереп йөргән кешене, үзегез әйткәнчә, ике-өч көндә кабергә кертерлек булгач…
- Юк, дөрес уйламыйсың. Әкиятләрдә генә түгел, фани дөньяда да ак көчләр күпкә көчлерәк. Каралар белән вакытында көрәшә башларга кирәк, ягъни үзендә кинәт сәер үзгәрешләр тойсаң, якындагы белекчегә барырга, һичьюгы, тикшеренеп кайтырга кирәк.
- Минем әллә ишеткәнем, әллә укыганым бар: табиблар телендә - рак, ә дәвалаучылар телендә сихер-бозым икесе бер үк әйбер дип.
- Рак организмдагы клеткаларны җимерә, сихер-бозым шулай ук кешене эчтән тарката.
- Бозым әгәр авыру икән, аның билгеләре булырга тиештер бит.
- Билгеләр һәркемдә бертөсле була алмый, чөнки бозыклык индивидуаль ясала. Шунлыктан, билгеләре дә төрле-төрле: кемдер авырый - табиблар диагноз куя алмый, кемдер хәлсезләнә, кемнеңдер өенә кайтасы килми һ.б.
- Медицинада авырулар йогышлы-йогышсызга бүленә. Бу яктан бозымны кайсына кертергә була?
- Мин әйтәм, нәтиҗәне үзең яса. Өйдәге берәүгә эшләнгән бозым гаиләдәге бөтен кешегә дә күчә. Алай гына да түгел, бозым җиде нәселдән җитмеш нәселгә, бер өйдән ике якка да кырыгар өйгә күчә. Бозым белән шайтаннар легионы идарә итә, ул җил белән тарала.
- Аңардан сакланып буламы?
- Беренчедән, бозымнан куркырга ярамый. Ул курыккан, шикләнгән кешегә тизрәк «ябыша». Икенчедән, Аллаһы Тәгаләгә сүздә генә түгел, гамәлдә ышанырга кирәк. Ышаныч көчлерәк булган саен кара көчләр золымыннан азат була барасың. Өченчедән, үзеңә начарлык кылган бәндәләргә Аллаһыдан миһербан-шәфкать, сәламәтлек, байлык һәм изгелек сорарга кирәк.
- Сине рәнҗеткән, тормышыңны челпәрәмә китергән кешеләргә изге теләкләр теләү өчен күпме көч табарга, үзең дә изге булырга кирәктер.
- Табасың инде. Беләсеңме, безнең һәрбер теләгебез, әйткән сүзебез, кылган гамәлебез бумеранг кебек бит - һәммәсе үзебезгә әйләнеп кайта. Безгә начарлык кылучыга бәхет-сәламәтлек телибез икән, димәк, үзебезгә телибез булып чыга. Ә шул ук вакытта теге начарлык та уз «хуҗа»сына әйләнеп кайта.
- Инде соңгы соравым: мине нәрсә һәрчак сезнең кебек дәвалаучылар янына тарта?
- Һөнәри кызыксыну, башка берни түгел.
Дәвамы бар. Алдагы сөйләшүнең темасы - "Үз-үзеңне ярату эгоизммы?"
Фото: http://porhunn.ru/my-vse-e-kstrasensy/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: