Хезмәт

Җан җылысы бөркелә

Була шундый сөйкемле кешеләр - алар белән аралашып гамьле әңгәмә кору гына түгел, хәтта янәшәсендә басып тору да җанга рәхәтлек иңдерә, мондый ачык йөзле, гади һәм ипле мөгамәлә кора белгән күркәм зат башкаларга да һичшиксез уңай йогынты ясый. Районда фәкать яхшы яктан танылган олпат шәхес Марс Бариевич Хафизов нәкъ менә...

Мөгаен, монда әнисенең йогынтысы көчле булгандыр. Ул кадәр зур белемгә ия булмаса да, табигый сәләте белән заманында оста оештыручы булып танылган Зәкия әле дә минем хәтеремдә бик ачык йөзле, ягымлы апа буларак саклана. Без, бик фәкыйрь киенгән авыл кызлары алар турысында авылга кайтырга яртышар көн туңып-күшегеп «попутка» көтеп торганда, ул түзмәс иде, өеннән чыгып чәй эчәргә чакыра торган иде. Тол калып, өч бала укытып кеше иткән бу киң күңелле ана туган төбәктә төпләнгән кыю, сәләтле, кешелекле улы Марс өчен аерата горурлык хисләре кичергәндер. Марс Бариевич әтисе сугышта үлеп, яшүсмер чактан ук эштә чыныгып, фәкать үз көченә генә таянырга күнегеп үсә. Белемгә омтылышы көчле, холкы гаять максатчан булганга күрә, русчаны яхшы үзләштерү максатында, алтынчы класстан Лызи мәктәбенә җәяү йөреп укый, аттестатны Балтач урта мәктәбен тәмамлап ала. Югары уку йортына барып кергәнче, бу «башлы» егет токарь һөнәрен бик җиңел үзләштереп, станокта детальләр кырып эшләргә өйрәнә, шәһәрдә укырга үзенә беркадәр мая туплый. Аннары мавыктыргыч студент тормышы башлана, 1963 елда авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге алгач, кеше белән җиңел аралашу осталыгы булган яшь белгеч Балтач урта мәктәбендә укыта башлый һәм тиз арада балаларның яраткан остазына әверелә. Чөнки, дәрес бирүдән тыш, ул чаңгыда йөрү, бокс түгәрәкләре оештыра, ул чакта модада булган производство бригадаларының эшчәнлеген җанландырып җибәрә. Матур башлангычларның инициаторы булган кыю, тынгысыз егетне район җитәкчеләре дә күреп ала һәм 1967нче елда аны ВЛКСМ райкомына беренче секретарь итеп тәкъдим итәләр. Ул чорларда фермаларда, механизаторлар арасында комсомол- яшьләр бригадалары оештыру дисеңме, мәдәният-cпорт чараларын җанландырып, рухи азык тарату дисеңме - Марс Бариевич үзенең командасы белән бу эшләрнең әйдәүчесе булып тора. Чиктәш өч республика пионерларын җәлеп итеп ел саен «Дуслык» учагы кабызу традициясенә нигез салучыларның да берсе ул. Балтачлыларны бөтен республикага үрнәк итеп күрсәтә башлыйлар. Марс Хафизов инициативасы белән табигатьнең бер могҗизасы булган Каракүлнең буш яткан әйләнә-тирәсенә күп итеп агачлар утыртыла, күп авылларның тау битләрендә яңа үсентеләр баш калкыта.
«Күңелемдә якты хисләр уяткан гомеремнең иң матур еллары комсомол белән бәйле, бу оешмада җиде елдан артык эшләү миңа зур тормыш тәҗрибәсе бирде», дип искә алачак ул үзе. Нәтиҗәле эшчәнлегенә дәлил буларак хезмәт вазыйфасын башкарганда файдаланырга бирелгән «кара Волга» ул чорда үзе зур казаныш була, ә инде Мәскәүдән үк бирелгән күкрәк билгесе белән Мактау грамотасы әле дә матур истәлек булып саклана. Коллективтагы кешеләрне мөһим бурычлар үтәүгә туплый белгән, таләпчән, шул ук вакытта гади һәм кешелекле Марс Бариевичны 1974нче елда «Сельхозтехника»ның район берләшмәсенә управляющий урынбасары итеп күчерәләр. Ул чакта республикада дан тоткан көчле җитәкче Зәки Хәсәновичтан ул күп нәрсәгә өйрәнә, производство үзенчәлекләренә төшенеп, җитештерү белән шөгыльләнгән зур коллективның эчке сулышына үзе дә дөрес юнәлеш бирә. Гаять мөһим участокта сынау срогын уңышлы узган Марс Бариевичны 1976 елдан «Сельхозхимия» предприятиесе оештырып «башка» чыгаралар. Монда йөз кешедән арткан коллектив өчен ныклы производство базасы булдыру бурычы алга килеп баса. Техника өчен җылы стоянкалар, ремонт мастерскойлары, медпункт белән бергә административ бина төзелә. Шул ук вакытта үзләренә йөкләнгән төп бурычны - колхоз-совхоз җирләренең уңдырышлы- лыгын күтәрүдә химиячеләр зур өлеш кертә. «Сельхозхимия» көче белән берничә авылда куәтле плотина, үз эшчеләре өчен дистәләрчә йортлар төзелә. Коллектив РСФСР күләмендә алдынгы урынга чыгып, күчмә Кызыл байракка лаек була, хезмәттәге югары казанышлары өчен 1985нче елда Хафизовка Татарстанның атказанган агрономы исеме бирелә.
Егерме елдан артык яхшы елгыр ат кебек башкаларга юл күрсәтеп, гел алгы планда чапкан Марс Хафизов, районның үсемлекләрне саклау станциясе начальнигы итеп бил-геләнгәч тә үзен абруйлы, белемле җитәкче һәм белгеч итеп таныта. Марс Бариевичның гаилә тормышы да бәхетле. Яңгул авылында үскән чибәр, тыйнак, ипле-тәртипле укытучы кыз Ясирәгә өйләнеп уңды ул. Киеренке җитәкчелек эшчәнлегенә чумган Марс Бариевич вак-төяк көнкүреш мәшәкатьләреннән азат булды. Балалары Марсель белән Ләйсән әти-әниснең иң күркәм сыйфатларын үзләштереп, хезмәттә дә, тормышта да зур дәрәҗәгә ирештеләр. ...Кыш уртасында койма биеклеге кардан үрмәли-үрмәли менеп, фин сугышына китеп барган әтисен елый-елый озатып калган бәләкәй Марсның бүтән ата йөзе күргәне булмады. Әмма авырлыкны җиңә-җиңә чын кеше булып җитлекте, тормыш һәм хезмәт юлында шәфкатьле йөрәге белән йөзләрчә кешеләрне аталарча кайгыртып, абруй-дәрәҗә яулады. Бөтен яшәешен мәгънәле, бай һәм матур эчтәлекле итеп кора алган фидакарь зат Марс Бари улының алдагы гомере дә дәвамлы, бәрәкәтле булып, тигезлектә-муллыкта җан тынычлыгы белән үрелеп барыр дип өметләник.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: