«Ана даны» медале турында
ТР Президенты указы нигезендә 2011нче елның 10нчы октябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре турында»гы 74нче номерлы законда үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә «Ана даны - Материнская слава» медален бирүдә тутырыла торган документлар да үзгәрешләр кичерде.
Әлеге медальгә дәгъва кылу өчен гаиләдә 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүе кирәк. Гаиләдә төпчек балага 3 яшь тулган булу да карарның бер шарты булып тора. Бу гаиләнең бөтен яктан да үрнәк булуы әһәмиятле роль уйный. Күп балалы гаиләне медальгә тәкъдим итүдә иң элек авыл җирлеге башкарма комитеты яки мәктәп администрациясе тарафыннан күрсәтелгән инициатива булырга тиеш. Гаилә турында сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсеннән, эчке эшләр органнарыннан, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясеннән юлламалар (ходатайство) тупланып, район яки шәһәр башлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бәяләмә ясалып нәтиҗә чыгарыла.
Бүгенге көндә «Ана даны - Материнская слава» медале белән бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күләме дә артты. Биш балага кадәр һәрберсенә 5әр мең сумнан түләнсә, алтынчы, җиденче һәм аннан соңгы балаларга тагын өстәмә 5әр мең сум күләмендә федераль бюджет казнасыннан акча бирелә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 20:11Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң... (дәвамы) Егетләр хезмәттә дә, тормышта да үрнәк.13801
-
27 февраль 2021 - 18:41«Монлы телем, нурлы телем – Туган тел!» 19 февраля в Балтасинском ДК состоялся трёхчасовой концерт районного смотра-конкурса «Монлы телем, нурлы телем – Туган тел!»14701
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар14500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.14200
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.54400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика