Хезмәт

Арбордагы һәйкәл күпләргә үрнәк

Авылдан чыккан һәр түрә, һич югы, үзенең туган авылын гына кайгыртса да, күпме авылларыбызга яшәү сулышы өрелер, күпмесендә иртәгеге көнгә өмет уяныр иде.

Шөкер, районыбыздан якташларын, авылдашларын сөендереп, сокландырып яшәүче булдыклы егетләр байтак чыккан. Бүген сүзебез шундыйларның бер изге гамәле - Арбор авылында яуда һәлак булганнарга, Җиңү яулап кайткан авылдашларына багышлап салынган обелиск турында.
Арборның үз егетләре - моңа кадәр дә яхшы гамәлләре белән авылдашларына үзен онытырга ирек куймаган Мөхәммәт Гатиятуллин, бүгенге чорда үсеп җитешкән җитәкче булса да, шулай ук гадилектә элек колхоз рәисе булып эшләгән мәрхүм әтисеннән әлләни аерылып тормаучы Роберт Зәкиевларның матди ярдәме белән бу авылда моннан дүрт ел элек өр-яңа обелиск сафка баскан.
- Элекке һәйкәл, чыннан да, искергән иде инде, урыны да кысан иде... Кирәклеген белсәк тә, кооператив, авыл халкы көче белән генә эшләп чыгып булмасын белеп, тәвәккәлли алмадык, - дип сөйли "Арбор" җәмгыяте рәисе Хәмит Баязитов. - Зур постлар биләүче авылдашларыбыз инициатива күрсәткәч, һәммәбез дә сөендек. Булачак обелискка искитмәле урын сайланды: бер якта мәктәп, бер якта балалар бакчасы, тагын бер ягында мәчет. Тәрбияви яктан нинди зур мәгънә салынган, шулай бит? Башкача була да алмый, яуда ятып калганнарга һәйкәл авылның иң үзәгенә, һәркем игътибар итәрлек урынга куелырга тиеш... Кызыл мәрмәрдән булуы шулай ук тирән мәгънәгә - мәңгелек хәтергә ишарә... Җиңү ордены, авылдашлар исемлеге язылган такталар... - бөтен авылдашларга бик зур бүләк булды ул...
Тагын бер Арбор егете, танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның шәһид киткән авылдашларының рухын шатландыру уңаеннан кылган гамәле дә, кыйммәте ягыннан, югарыда исемнәре искә алынган якташларыныкыннан ким түгел. Ул сугыш кырында һәлак булган барлык авылдашларын ачыклау эшенә алынган.
- Бездә еш кына "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады", - дип кабатларга яраталар. Бу һич тә алай түгел. Сугышка китеп югалганнарны ачыклыйсы да, ачыклыйсы әле. Нигә, дисезме? Әйтик, сугышка кадәр кайсы армиядә булган, кайсы күченеп, кайсы бәхет эзләп, ничарадан бичара авылдан чыгып киткән, ил буенча чәчелгән якташларыбыз бит сугышка яшәгән урыннарыннан китте. Алар турында һәлак булды яки хәбәрсез югалды дигән хәбәр дә шунда килде. Минем менә шул барлык авылдашларымның исемнәрен яңа һәйкәлнең ташына яздырасым килде, - дип сөйли Гарифҗан абый. - Бик күп архивларда эзләнергә туры килде. Беләсезме, нәтиҗәдә элекке исемлек 50-60 процентка (!) үсте. Исәпләүләрем буенча әле бу да төп-төгәл сан түгел...
Бүген җирле җитәкчеләр әлеге истәлек тактасына соңгы елларда ачыкланган тагын өч дистәгә якын исемне яздыру уе белән мәшгуль.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: