Хезмәт

Арчада авария ясаган 83 яшьлек бабайга «срок» бирделәр

Хәтерегездә булса, 2015 елныӊ 22 ноябрь көнендә 83 яшьлек «Ока» машинасы белән идарә итүче Ахтари Сафин аркасында Арчада зур авария булган иде.

Бу юл һәлакәте 57 яшьлек «ВАЗ-211440» машинасы шоферыныӊ үлеменә китерде. Гаепләнүче машина йөртүче судта үз гаебен тулысынча таныган. Шуны һәм гаепленеӊ олы яшьтә булуын истә тотып, суд аны 2 елга сынау шарты белән 2,5 елга шартлы рәвештә җаваплылыкка тартты. Шулай ук бу олы яшьтәге шофер 2,5 елга машина белән идарә итү таныклыгы да алынган.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: