Хезмәт

Арчадан— җиңү белән!

2нче февраль көнне Арча каласының мәдәният йортында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесенең зона ярышы булып узды.

Реклама

Анда безнең районнан 7 номинант катнашты. «Хатын-кыз - әни» номинациясендә Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе, күп бала әнисе Наҗия Хәйруллина һәм «Әйдәп баручы ир-егет» номинациясендә районыбыз ветераны, район ветераннар советы рәисе Дамир Габдрахманов җиңүче булдылар һәм махсус дипломнар белән бүләкләнделәр. Наҗия ханымның гаиләсе белән бергә куяннар булып киенеп, сәхнәләштергән тамашасы жюрига һәм тамашачы күңеленә аеруча хуш килде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: