Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Асфальт түшәү эшенә тотынганнар. Кайда?

«Рәхмәт шундый зур эшкә алынуыгызга!»

«Авылыбыз урамнарына асфальт түшәү эшенә тотындылар. Кайбер авылларда күптән инде андый юллар. Һәр нәрсәнең үз вакыты билгеле. Моңарчы да авыл урамнары начар булмады. Һәрвакыт таш түшәлеп, тигезләп тордылар», дип хәбәр итә Чутайдан үз хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.


«Асфальт юл авылыбызга Россия программасы буенча эшләнелә, ягъни финанслана. Билгеле, берәү дә мә сезгә дип китереп, бирми. Моның артыннан күп йөрергә, күп ишек шакырга кирәк. Ул ишектән керү өчен эшен үрнәк, хезмәт курсәткечләрең югары булу зарур. Программаны юллаучы - җитәкчебез Хайруллин Фердинанд Нургаян улы»

«Рәхмәт шундый зур эшкә алынуыгызга! Авылдашларыбызга шушы юлларда куанып, шатланып, хәвеф-хәтәрсез , кадерен белеп йөрергә язсын,әмин», ди Гөлзифа Нәҗипова.

Автор: Назипова Гульзифа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев