Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аш серкәсенең микробларны үтерүен белә идегезме?

Хуҗабикәләр аш серкәсен (уксус) азык әзерләгәндә кулланырга гадәтләнгән. Аның зарарсызландыру үзлегенә дә ия икәнлеген беләсезме?

Мәсәлән, аш серкәсе сальмонелла һәм стафилококк кебек зарарлы микробларны үтерә. Ә бу таякчыклар ит турау өчен каралган агач такталарда яшәргә мөмкин. Аларны зарарсызландыруның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен кулланган саен такталарны су кушылмаган аш серкәсе белән сөртеп алырга кирәк.

Әлеге максатларда агачтан эшләнгән турау такталарына бераз чәй содасы сибәргә, ә аннары аш серкәсе бөркергә мөмкин. Аш серкәсе тәэсирендә чәй содасы чыжылдап күбекләнер. 5-10 минуттан такталарны салкын суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

Ризыкны кыздырып бетергәннән соң май чәчрәгән урыннарны аш серкәсендә чылатылган чүпрәк белән корытыгыз.

Савыт-саба юу сыекчасына 3-4 аш кашыгы аш серкәсе кушып болгатыгыз. Ул сыекчаның чистарту үзлеген яхшырта, нәтиҗәдә, сыекча да азрак сарыф ителә, дип яза Кызыл таң.

Гади һәм арзан аш серкәсен кулланып, менә бит күпме файда күрергә мөмкин!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев