Хезмәт

Ашыйсы килә! Аш исе киләме?

Килешәсездер: район үзәгенә килүчеләр бихисап. Һәм алар арта бара. Читтән килгәннәр генә түгел, район үзәгенә төрле авыллардан йөреп эзләүчеләр дә, йомыш төшеп килүчеләр дә күп.

Һәр кеше дә үз техникасы белән килми, шулай ук йомышлар да төрлечә була. Барган урында безне көтеп кенә тормыйлар, озаграк тоткарланырга туры килә диюем. Ә ашказанын алдап булмый. Үз «сәгате» сугуга, ашау даулый башлый ул. Ә Балтачыбыз бу яктан мактана аламы? Бистәдә аш исе киләме соң?
Урта яшьтәгеләр ачык хәтерли: үткән гасырның сиксән - туксанынчы елларында Балтачта дүрт урында тамак ялгап була иде. Ресторан, ашханә, «Чәй йорты» һәм «Кулинария». Юлаучылар да, Балтачка йөреп эшләүчеләр дә шунда йөрде. Ресторан белән ашханәдә, шул сәбәпле, ничә керсәң дә, чират була иде. Ә бүгенге вәзгыять ничек соң?
Иң элек шунысын әйтик: ресторан - бикле, ашханәдә - ремонт. «Кулинария» урынында шәхси эшмәкәр Сәйдәш Шакирҗановның хәләл «Шаурма»сы. Бердәнбер хәләл тамак ялгау урыны ул Клиентларга пицца, шаурма, камыр ризыклары кебек, чәй-кофе тәкъдим итәләр. Көнгә йөзәр кеше керә, диләр.
Үзәктә - юл өстендә булган тагын бер тамак ялгау урыны - «Радик» сәүдә челтәрендә урнашкан кафетерй. Биредә бер өстәл генә куелса да, көненә 50-60лап кеше яңа пешкән камыр ризыклары ашап, кофе-чэйләр эчеп чыга икән.
Аларга базар бинасында урнашкан «Бәхет» кафесын гына өстәп була. Тышкы якта реклама да, күрсәтмә язу да булмагач, аны табу кыенрак (базар эченә кергәч, аш исеннән тапсаң гына). Шулай да сатучы кыз: «Безгә керүчеләр күп. Йөздән дә ким булмыйдыр. Кайбер көннәрне 150дән дә артып китә. Базарда эшләүчеләр генә түгел, йомыш белән килүчеләр дә керә», - ди. Рәсимә Сәгыйтованың әлеге шәхси кафесында беренче-икенче блюдалар, салатлар ашарга, камыр ризыклары белән чәй эчәргә була. Кафе әлләни зур түгел, дүрт өстәл куелган. Иртәнге сигездән чәй эчәргә була, ашлар исә сәгать унга пешеп җитә. Нәкъ әбәд чорына өлгерүләре әйбәт.
Бер чорда «Нур» сәүдә үзәгендә дә кафе ачкан булганнар. Беренче-икенче блюдолар, салатлар барысын да әзерләгәннәр. «Әмма ул чакта әле ашханә эшләде, янәшәдә генә «Чәй йорты» иде, шуңа күрә файдасы булмады, бер елдан ябылырга мәҗбүр булды», - ди сатучылар.
Их ябылмаган булсалар дисең, ирексездән, бүген ремонтка туктаган ашханәне күреп. «Чәй йорты»ндагылар да: «Безгә керүчеләр гел пешкән әйбер белән чәйгә генә риза түгел, монда кайда ашап була дип сораучылар куп. Аларны да аңлап була, башка авылдан килеп эшләүче һәркемнең дә техникасы юк, булганы да гел төшке ашка өенә кайтып йөри алмый. Менә андыйлар өчен, дөрестән дә, бу зур проблема. Без инде үзебез белгән кафеларны өйрәтеп җибәрәбез», - диләр. «Чәй йорты»ның үзендә дә элекке самоварлар кайнап утырмый инде. Заманча, Универсиададан алып кайткан зур термос-самовар барысын алыштырган. Бик уңайлы, диләр. Төрле-төрле камыр ризыкларыннан тыш керүчеләргә салатлар тәкъдим итәләр. Кыскасы, әллә нигә бер керүчегә (камыр ризыгы тансыкка тәмле шул) биредә тамак ялгап чыгарга була.
Үзәктә, эзләсәң, юк-юкта чәй эчеп, капкалап чыгарлык урынны таба алсаң да бистәнең автовокзал, СМУ өлешләрендә мондый бер генә урын да юк. Берничә ел эшләгән «Ландыш» кафесы да ябылган булып чыкты. - Без бу төр эшчәнлекне туктатырга булган идек шул, - ди «Ландыш» хуҗасы Зөһрә ханым Нәсыйхова. Әмма кафелар эщләячәк, без аларны арендага бирәбез. Хастаханә янындагысында яңа хуҗа инде, бусында әлегә ремонт бара. Озакламый ул да эшли башлаячак.
Үзәк хастаханә территориясендә урнашкан ике кафеның икесе дә әйбәт кенә эшли икән. «Ностальгия» атна буе, төшке ялсыз эшләсә, «Ландыш» поликлиника режимына көйләнгән булып чыкты - шимбә-якшәмбе ял итәләр. Бу кафеларның икесендә дә тамак ялгарга гына түгел, ашарга була.
Бистәнең шул очында, Энергетиклар урамында күптән түгел ачылган «Аулак өй» дә исә заказлар буенча банкет-туйлар үткәрергә генә мөмкин. Көндәлек эшләүче кафелары юк.
Аның каравы, бистәдән шактый читтә урнашсалар да, бистәнеке булып саналучы «Минутка», («Водстрой» янәшәсендә), «Ял» һәм «Зиләйлә» кафеларында үзең теләгәнне сайлап, теләгән кадәр ашарга була. Менюлары шактый бай, көндәлек клиентлар да шактый диделәр. Бигрәк тә олы юл өстендә булган (Казаннан Нормага китүче юлда урнашкан) «Зиләйлә» һәм «Ял»ны үз итүчеләр күп. «Юлчылар да, тирә-яктагы оешмаларда эшләүчеләр дә керә, көн саен 50-60 кеше ашатабыз», - диделәр. Бер караганда, бер Балтач өчен кафелар саны җитәрлек кебек. Әмма нәкъ үзәктә килгән дәрәҗәле кунакларны да, үтеп баручы юлаучыларны да, тәмле аш исләре, җәлеп итә торган реклама такталары белән үзенә тартып торырдай бер генә урын да юк. Ремонтланып, яңарып килүче ашханәгә өметләнсәк кенә инде...
PS. Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдинов исә ашханәдә ремонт бер айдан төгәлләнәчәк, ул 1 декабрьдә ачылачак дип ышандырды.
PPS. Ә ресторан инде шәхси кулларда. Безгә килеп ирешкән хәбәрләр буенча биредә базар булачак.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: