Хезмәт

Атаклы композитор Нәҗип ага Җиһанов та Миләүшәнең осталыгына соклануын белдерә

Тирә-ягыбызда тормыштан ямь табып, бәйрәмнәрдә, сәхнәләрдә үзенең матур җырлары белән авылдашларын куандырып, хезмәтендә дә алдынгы, гаиләсенә дә җылы нур бөркеп, ил-көнгә игелекле балалар үстергән шәхесләребез бар. Сүзем шундый күркәм сыйфатларга ия районыбызның алдынгы терлекчесе, «Ана даны» медале иясе, мәктәп елларыннан ук «Салавыч сандугачы» исеме белән атказанган Миләүшә Фатыйхова турында.

«Җәйләүләрдә тугай, тугайларда тургай»...». Әйе, сиксәненче еллар башына кадәр май ахырлары җиттеме, колхоз сыерларын җәйләүгә чыгардылар. Әмма, җырдагыча тургайлар тавышын тыңлап кына хозурланырга туры килмәде шул сыер савучы кызларга. Аның каравы, эссе, бөркү көннәрдә җәйләүдә кигәвен, иртә-кичен черки тешләп теңкәләренә үтте. Җилем-имчәкләренең әрнүенә чыдый алмаган сыерлар тибеп җибәрәләр. Чиләкләрең бер, үзең икенче якка очасың. Менә шундый чакта савып кара син сыерларны! Ә яңгырлар! Кардадагы тездән пычрак, көзге карлы яңгырлар башлангач та абзарлар әзер булмыйча, фермага кайтмаган еллары булды. Хезмәтенең беренче елында Миләүшәгә дә тәтеде андый «бәхет».
Мәктәп елларыннан үзәк өзгеч матур җырлары белән тамашачыларны, хәтта район җитәкчеләрен таң калдырган сәләтле кызның күтәрелеп китәчәгенә беркем дә шикләнмәде. Төрле смотр-конкурсларда катнашып диплом-грамоталар белән бүләкләнгән Миләүшә урта мәктәпнең соңгы елында республика күләмендә һәвәскәр җырчылар арасында узган «Җыр-80» бәйгесендә катнашып, лауреат исеменә һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Укып бетергәч, ул чактагы колхоз рәисе Харис Галимуллин Миләүшәне парторг Габделхак абый белән Казанга консерваториягә җибәрә. Җыр кафедрасы мөдире Зөләйха Хисмәтуллинага җырга-моңга һәвәслеген күрсәтә. Махсус медицина белгече дә тавышын уңай бәяли. Консерватория ректоры, профессор, атаклы композитор Нәҗип ага Җиһанов та Миләүшәнең осталыгына соклануын белдерә. Үзенчәлекле тавышка ия кызга: «Әйдә, укырга кал, син бүгеннән безнең кеше», ди ул. Кызның тел төбеннән, биредә калырга теләмәвен сизгән мәшһүр композитор: «Курыкма, сеңлем, безнең гаилә зур түгел, үзебездә торып укырсың», ди. Әмма кыз өе, «...авыру» әтисе һәм кыен хәлдә калган әнисе, энесе Шамил турында уйлана.
Кайтты кыз... һәм туп-туры фермага менде. Миләүшә тырышып, бар эшне дә булдырып эшләве өстенә сәхнәдән дә аерылмады, күңел түреннән саф чишмәдәй челтерәп аккан ягымлы, йомшак тавышы, сылу матур буй-сыны, тыйнаклыгы белән тамашачы күңелен әсир итте. Ә 1984 нче елда авылның уңган егете, колхозда механизатор булып эшләүче, үзеннән ике генә сыйныфка алда укыган Илфат белән гаилә корып җибәрделәр.
Анысы да алдынгы комбайнчы булып танылды. 20 еллап элек, кем әйтмешли, күз тидеме егеткә, бәхетсезлеккә дучар булды. Комбайнда кысылып, бер кулының бармакларын өздерде. Әмма һич кенә дә төшенкелеккә бирелмәде ир, Миләүшәсе дә «Илфатым» дип гел рухландырып торды. Берсеннән-берсе матур, сау-сәламәт 5 кыз үстерделәр Фатыйховлар. Элек бала таптым дип еллар буе өйдә утыру булмады бит. Әле бит өйдә утырганга акча да түләмиләр.
Кызлар күп вакытта әтиләре тәрбиясендә үсте. Бигрәк тә Миләүшәсе беренче сменада эшләгәндә. Кайсын күтәреп, кайсын җитәкләп башта балалар бакчасына, мәктәбенә йөртте, аннан эшенә китте. Өйләре дә бит әле авылның Кариле очында ук! Шуңа күрә кызлары әти-әни дип өзелеп торалар. Олы кызлары Гөлүсә белән Флүсә күптән тормышка чыктылар, тәртипле, тәрбияле булулары хакында фәкать җылы хәбәрләре генә килеп тора. Алисә Казан шәһәрендә сөт-май комбинатында эшли. Илфирасы педагогия көллиятендә, ә кечесе Илфинә авыл мәктәбендә укый әле. Барысы да эшчән, җыр-моңга сәләтле.
Соңгы елларда Миләүшә репертуарында Әлфия Афзалованың «Картаямыни соң йөрәк?» җыры еш яңгырый. Дөрес, Миләүшә, сандугач һичкайчан картаймый ул.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: