Хезмәт

Атна азагына Татарстанда җылытачак

12 гыйнварда көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Республика синоптиклары ялларда Татарстанда шактый җылытачак дип фаразлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 гыйнварда көндез һава температурасы 9 градус салкын була. 12 гыйнварда көндез -3 һәм -8 градус көтелә. Көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

Шул ук вакытта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Җомга көнне көньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 16 метр булыр дип көтелә. Шимбә көнне  көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

11 гыйнварда күпчелек районнарда бераз кар яварга, кайбер районнарда бераз буран булырга мөмкин. 12 гыйнварда юеш кар, кайбер районнарда буран булуы фаразлана. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

«Татар-информ» агентлыгы 10 гыйнвар төнендә Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр иткән иде аның кадәр булмады дип беләм. Сездә ничегрәк булды, языгыз әле.

 

Фото: баш мөхәррир

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: