Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авариядә 18 яшьлек кыз һәлак булган

Кичә кич Стәрлетамакта булган коточкыч авариядә 18 яшьлек кызның гомере өзелгән.

“NewsBash” Башкортстан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, фаҗига Дуслык урамында килеп чыккан.

“Mitsubishi Galant” (рулендә 22 яшьлек егет булган), “тыңлаусызланып”, каршы як полосага “очкан” һәм “Renault Logan”га килеп бәрелгән. Бик көчле авариядә “Mitsubishi Galant” машинасының 18 яшьлек пассажиры шундук һәлак булган.

Андагы тагын бер пассажир кыз бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Авария урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Берничә экспертиза билгеләнгән. Алар ярдәмендә котчыкмалы фаҗиганың барлык нечкәлекләре ачыкланачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149393/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев