Августта өстәмә ике ял көне көтә
Бәйрәм көннәре алдындагы эш көннәре озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Августта татарстанлыларны ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш көне булмаган бәйрәм көннәре булып, Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне тора. Алар 30 августта билгеләп үтелә. Шулай ук Корбан бәйрәме быел 21 августта булачак.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, бәйрәм көннәре алдыннан - 20 һәм 29 август көннәрендә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев