Авыл хуҗалыгы җирләренә карата законнар катгыйланды
527
0
0
Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәр үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Бу турыдагы закон агымдагы елның 15нче февраленнән гамәлгә керде.
Законнарның кырыслануы җир хуҗаларын сагайтырга тиеш.
Моңа кадәр җир законын бозган физик затларга 2-5 мең, җаваплы затларга 4-6 мең, юридик затларга 80-100 мең сум штраф салынса, хәзер бу суммалар күпкә артачак, ягъни җирнең кадастр бәясеннән чыгып, аның күләмен исәпләячәкләр.
Өч ел һәм аннан да күбрәк вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелмәсә, закон буенча җаваплы кешене җавапка тартырга, шулай ук аның кишәрлеген кире алырга була. Тик әлегә кадәр гамәлдә булган таләпләр шактый йомшак булып, җир белән «уйнау» табыш кына китерде. Хәзер закон бераз кырыслана төсле. Үзгәрешләргә күз салсак, авыл хуҗалыгы җире булып, аны эшкәртмәүче гражданнарга кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты күләмендә штраф салыначак, әмма штраф күләме 3 мең сумнан ким булырга тиеш түгел. Җаваплы затларга килгәндә, кадастр бәясенең 0,5-1,5 процентын, ягъни 50 мең сумнан аз булмаган сумманы чыгарып салырга мәҗбүр булачак. Юридик затлар җир бәясенең 2-10 процентын түләргә тиеш, әмма ул сумма 200 мең сумнан аз булмый. Иң зур административ штраф күләме 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Җир хуҗалары, арендаторлар, җирдән файдаланучылар, үзләрен чын хуҗаларча тотып, җирне сакларга, аның уңдырышлылыгын арттыру өстендә системалы эш алып барырга тиеш.
Рифкать ГАНЕЕВ
ТР буенча «Россельхознадзор» идарәсенең
җиргә күзәтчелек итү бүлеге инспекторы
Фото: http://www.segodnya.ua/ukraine/prodazhu-zemli-v-ukraine-mohut-razreshit-uzhe-cherez-polhoda.html
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 гыйнвар 2021 - 22:11Табанга йод сеткасы ясагыз Йод белән ясалган челтәр-сетка аяк табанында кан әйләнешен яхшырта, ә бу аякларның шешенүен бетерергә мөмкинлек бирә.12102
-
20 гыйнвар 2021 - 21:21Коронавируска каршы вакцина турында нәрсәләрне белеп торырга? 18 нче гыйнвардан Татарстанда коронавирустан күпләп вакциналау башланды.8502
-
20 гыйнвар 2021 - 18:46«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.8002
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31600
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар113300
-
19 гыйнвар 2021 - 09:21Балтачтан Гариповлар гаиләсе прививка ясатырга килгән Балтач узэк хастаханэсендэ 16январьда, шимбә көн уңайлырак булу сәбәпле, яна коронавирус инфекциясына каршы вакцинация оештырылды.54902
-
19 гыйнвар 2021 - 10:46Яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган 17 нче гыйвар көнне республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.47301
-
20 гыйнвар 2021 - 12:11Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.46801
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+