Хезмәт

Авылым — горурлыгым

Мин авылда тудым. Һәркөн челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым.

Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Әнә кояш нурында мәчет манарасындагы ай миңа күзен кыса. Елмаеп, мин дә сәлам бирәм. Ул да булмый авылга моңлы азан тавышы яңгырый... Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланыш инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә. Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буена җанландыра.
Өебездән ерак түгел - «Самовар» чишмәсе. Чишмәбез арган юлчыларны тәмле суы белән сыйлый. Авыл халкы гына түгел, бөтен Балтач халкы аның суын яратып эчә. Авылыбызда тагын «Тәбрис чишмәсе», «Кызыл чишмә», «Сабантуй чишмәсе бар». Бу чишмәләрнең суын эчсәң, тәнеңә ниндидер сихәт алган кебек буласын.
Авыл башына чыгуга, зифа каеннар яфракларын шаулатып, сары алкаларын селкетеп, безне каршы алалар. Бу каеннарны кайчандыр безнең бабаларыбыз утырткан. «Чәткәнә урманы» дип атыйлар аны. Яратабыз аны... Әтием җәй көне машинасына утырта да, әнием белән икебезне үзе генә белгән иң җиләкле урынга алып китә. Күз ачып йомганчы чиләкләребезне тутырып, кайтып та җитәбез.
Авылдан ерак түгел урманнар бар. Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышы ишетелә. Әлбәттә, болай оста итеп бары тик ул гына чаба белә, урмандагы серле сукмаклар аның өчен инде гап-гадигә әйләнгән.
Туган ягым гүзәл. Аның кешеләре дә минем күңелгә якын тоела. Авылыбыз аксакалы, күп еллар «Себер тракты музее» директоры булып эшләгән Бакый Шәймулла улы Зыятдинов - авылыбыз данын еракларга җиткерүче. Әбиемнең энесе Рәфыйк Шәрәфиев белән дә мин чиксез горурмын. Алар бүгенге көндә күп китаплар авторы, авылыбыз тарихын яшь буынга җиткерүче.
Янәдән яктырып таң ата. Бөтен җиһанны яңгыратып әтәчебез кычкыра. Аңа дистәләрчә яшь әтәчләр кушыла. Ә игенче абыйлар тракторларын кабыза. Бөтен авылга терлекче апаларның аппарат кабызган тавышы ишетелә. Ул да булмый көтүче чыбыркысын шартлата.
Менә мин дә 8 яшьлек кыз бала мәктәпкә җыенам. Әле генә мине серле дөньяга алып кереп киткән ромашкалар, сары чәчәкләр яңадан чынбарлыкка кайтарып җанланалар, мәчет манарасындагы көмеш ай янәдән күзен кыса:
- Бәхетле бул, и, балам! Үткәннәрне онытма, киләчәккә горур атла!
Хәерле сәгатьтә!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: