Авырлык килгәч
«Сәламәтлек - зур байлык» дигән сүзләр белән тулысынча килешәбез. Ә сәламәтлегең какшап киткән очракта, без, һичшиксез, табибларга мөрәҗәгать итәбез.
Кызыбыз Гөлшан Шиһабетдинова белән, көтмәгәндә, хастаханә юлын таптарга туры килде. Кызыбызның эче авыртып, район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эләктек, операция ясадылар. Яшь булуына да карамастан, хирург Ирек Әнәсович Кәлимуллин үзен кыю табиб буларак күрсәтте, барысы да уңышлы тәмамланды. Әти-әни буларак, авыр чакта балабызга ярдәм күрсәткәне өчен бу кешегә рәхмәтебез чиксез. Барлык хирургия бүлегендә эшләүче табибларга, шәфкать туташларына авыр эшләрендә уңышлар гына елмаюын теләп калабыз. Йөзләрегез һәрчак көләч булсын, күңелегез ярдәмгә ашкынып торсын, рәхмәт сүзләре генә ишетеп гомер кичерегез!!!
Чапшар авылыннан Шиһабетдиновлар гаиләсе
Мельничная авылында туып-үсеп, шул авылда гомер кичергән кадерле, якын кешебез Афанасий Степанович Степанов каты авырудан соң арабыздан китеп барды. Әтиебез авырган вакытта Чепья хастаханәсе табиблары һәрвакыт ярдәм итеп торды, аларга рәхмәтләребез чиксез. Авылыбыз фельдшерлары ашыгыч ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер иде, рәхмәт аларга. Авыр вакытта рухи һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен «Труд» җәмгыятенә, Чепья мәктәбе һәм шәхси эшмәкәр Ф.Т.Ситдыйков коллективларына, социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә, күршеләребезгә, барлык туганнарга һәм авылыбыз халкына рәхмәт. Гаиләләрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын, иминлектә яшәгез.
Мәрхүмнең балалары һәм тормыш иптәше.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 22:11Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре) Көннәрдән бер көнне ир-ат булып уянсам… Гүзәл затларга — әнә шул җөмләне дәвам итәргә куштык. Иң беренче итеп ниләр эшләр иде икән алар?11101
-
26 февраль 2021 - 21:21Кинәт башланган ютәлдән ничек котылырга? Язга аяк басканда бу чирдән җәфаланучылар тагын да арта.13301
-
26 февраль 2021 - 20:11Кем чаңгыга, кем волейбол ярышына... Яшьләр эше һәм спорт бүлеге чаңгы ярышлары фестиваленә һәм “Балтасиада” спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларына чакыра.11201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар9800
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.11300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!137301
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.64301
-
25 февраль 2021 - 09:21Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Операция дә уңышлы үткән булган бит...56000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика