Хезмәт

Авыз тутырып җиләк ашыйсыӊ килсә…

Язын дачага аяк басуга, эш күплектән кая карарга белмисең. Апрель башында, әлегә кар катламы ас­тында яткан бакча җиләге (виктория) түтәлләре өстенә көл, ә берничә көннән җиләк өчен тәгаенләнгән ашлама бөртекләре сибеп чыгам.

Кар суында эреп, җай белән генә туфракка сеңә торулары хәерле. Җир ачылуга, җиләк түтәлләре өстенә көздән таратып калдырылган агач ботакларын, үсемлек сабакларын, яфракларны тырмалап алып, компост чокырына салам. Корыган яфракларын, чирле сабакларын кисеп алып яндырам.

Фокин кискече ярдәмендә төпләрен 4-5 см, рәт араларын 8-10 см тирәнлектә йомшартам. Сабаклары көчле, сәламәт, җиләкләрем эре, татлы булсын өчен, апрельнең 25ләрендә үк, үсемлекләрне тукландыру белән беррәттән, туфракны зарарсызландыру чарасын күрәм.

Язын үсемлекләр аеруча азотка мохтаҗ, ә суперфосфат — тамырларын үстерә, үсемлеккә көч кертә, көл уңышка нигез сала, гөмбәчек чирләреннән, корткычлардан сакланырга ярдәм итә. Составы аптекада сатылучы арзанлы препаратлардан торган, бу чорда викторияләр өчен бик файдалы ашлама ясау һәм куллану әмәле белән таныштырып үтәм.

1 литр шау кайнар суда 4-5 гр бор кислотасы эретәбез, ул 40-50 градуска кадәр суынгач, шуңа 10-15 тамчы йод болгатабыз, 2 гр марганцовка эретәбез, ике аш кашыгы 10 процентлы нашатыр спирты өстибез. Составны 10 литр суга салып бик әйбәтләп болгаткач, вак тишекле лейкадан җиләк куакларын коендырып, шул исәптән төпләрен дә чылатып сибеп чыгабыз. Бер чиләк сыек ашлама гадәттә 5-6 квадрат метрлы түтәлгә җитә.

Җиләклекне эшкәрткәнче түтәлне яхшылап сугару мәҗбүри. Сыек ашламаны яңгырдан соң кертү аеруча отышлы. Нашатыр спирты — азот чыганагы, ул үсешне тәэмин итә. Йод белән марганцовка куакка, туфракка дезинфекция ясый, кышлаган корткыч личинкаларын, гөмбәчекләрне юк итә, бер үк вакытта үсемлекне микроэлементларга баета. Бор кислотасы чәчәк бөреләре яралуга, җимшәннәр ясалуга җирлек тудыра, шул рәвешчә уңдырышлылыкны арттыра.

Бакчабызда иртә өлгерүче “Даренка”, безнең төбәктә киң таралган, чагыштырмача талымсыз “Фестивальная”, җиләкләре бик эре була торган “Гигантелла Максима”, соң өлгерешле “Лорд” сортлары үсә. Иртә өлгерешлесенең сусыл җиләкләрен июньнең беренче атнасында ук татыйбыз.

Үсемлекләрне югарыда тасвирлаганча эшкәртүгә, төпләрен мүлчәлим, рәт араларына компост таратам. “Даренка” түтәле өстенә дугалар бастырып, 60 мм.лы тукылмаган материал тарттырып куям. Тернәкләнеп килүче җиләкләремне төнге суыклардан, кыраулардан, корткычлардан саклап, җылытылган кар суын мулдан сибеп үстерәм. Көннәр җылынып, бал кортлары, серкәләндерүче бөҗәкләр оча башлаганчы, япманы ачмыйм. әлеге түтәлдәге үсемлекләр бик тиз формалаша, сабаклары озын, чәчәкләре күп, уңышы мулдан була.

Иң мөһиме — уңышы гадәттәгедән ике атнага иртәрәк өлгерә. Сезонга берничә мәртәбә ашлыйм, даими сугарам. үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә микроэлементлар белән тукландыру, уңыш биргән вакытта минераль һәм органик ашламаларны, ачытылган тирес һәм үлән суларын, көл төнәтмәләрен чиратлаштырып сибү зарур. җиләкләр ярала башлагач, уңышны пычранудан, черүдән, гөмбәчек чирләреннән саклап калу җәһәтеннән, түтәлләрне туралган салам, коелган ылыс белән калын итеп мүлчәләү, җылы суны даими сибү — тиешле гамәл.

Бакча җиләге кояшлы урынны үз итә, янәшәсендә борыч, бәрәңге, помидор үскәнне өнәми, былтыр бәрәңге утырткан түтәлдә үзен яхшы хис итә. Виктория уңышы аңа суны ничек сибүеңә карый. Көннәр кызу торганда, атнасына 2-3 мәртәбә, тирәндәге тамырлары чыланганчы, мул итеп сугару зарур. Ә чәчәк ату чорында бу эштән тыелып торырга туры килә, чөнки аны бал кортлары, бөҗәкләр, җылы коры җил серкәләндерә. җиләкләре формалаша башлагач, ачытылган сыер тиресе, тавык тизәге, чүп үләннәләре төнәтмәләрен, комплекслы минераль ашламаны чиратлаштырып сипсәк, чамасын белеп кенә микроэлементлар да өстәп җибәрсәк эре сусыл татлы җиләкләр белән сыйланырбыз.

Җиләккә кошлар, лайлачлар, җимешкисәр бөҗәкләр, аю чикерткәләр зыян сала. җиләк түтәленең кошлардан саклау өчен, берсенең өстен юка япма белән томалыйм, икенчесенә җилдә әйләнеп торучы ялтыравыклы уенчык кадап куям, өченчесе өстендә иске кассета тасмалары җилферди. Бакчабызда керпе, кәлтәләр, бака яши, дусларым бакчага күп файда китергәнгә күрә, аларның җиләк белән сыйланганына күз йомам. Ә лайлачларны бака тота.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

tatyash.ru

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: