Азат Фазлыев Кыш бабайның "үлеме" турындагы хәбәрне балаларына ничек җиткерергә белми...
Яңа ел алды мәшәкатьләргә бай вакыт булса да үзе бер күңелле вакыт.
Балалар Кыш бабайга бүләк сорап хат яза, ә Кыш бабайның "спонсоры" булган әти-әниләр кибеттә, интернетта бүләк эзләп мәш килә. Ярый ла ул элек бала-чага ике алма, бер мандаринга канәгать булган, хәзергеләрнең хыялларын тормышка ашырырга әти-әнисенең айлык хезмәт хакы да җитмәскә мөмкин.
Азат Фазлыев та уйга калган әле менә. Инстаграмда болай дип язып куйган.
– Бүген кибетләрдә балалар Яңа елга сораган әйберләрнең бәяләрен карап чыктым.
Кыш бабай үлгәнен ничек хәбәр итәргә микән дип утырам хәзер...
Шулай, хәйләсез дә булмый шул кайчак...
Фото:.instagram.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев