Хезмәт

«Бала авыру - ата-ана өчен сигнал» ди билгесез булып калырга теләүче дәвалаучы ханым

- Бүген бик күп әти-әниләрне хафага салган бер проблема бар - балалар сәламәтлеге ул.

Сер түгел: балалар елдан-ел авыру яки авыруга тиз бирешүчән булып туа. Кемнәрдер моны әйләнә-тирә мохитка бәйли, җир-табигатебезнең, сулаган һавабызның пычраклыгын гаепли, кемнәрдер генетик сәбәп эзли… Ә менә сезнең күзлектән караганда, сәбәп нидә?
- Балалар авыртуга төп гаепле кеше- әти-әни. Балалар әти-әни гөнаһлары өчен җавап бирә дигәнне ишеткәнегез бармы? Нәкъ шулай, чөнки әти-әни баласы белән мәгълүмати-энергетика кырында бербөтен булып күренә. Балам авырта дип килүчеләрдән мин иң элек ирең яки хатының белән икегезнең арада мөнәсәбәтләр ничек дип сорыйм. Моның ни катнашы бар дип аптырап калалар. Гаиләдәге татулык-үзара аңлашуның бала сәламәтлеге өчен төп шарт булуын аңлатып күрсәтәм. Без алар күрмәгәндә-ишетмәгәндә генә талашабыз-сугышабыз бит, ди кайберәүләр. Ә баланың күрүе-ишетүе мөһим дә түгел, ул моны космик югарылыкта сизә. Гади итеп әйткәндә, бала җаны шундый үзгә көчкә ия. Ул телиме-теләмиме, аңа инде мондый мәгълүмат үзеннән-үзе килә. Әле алай гына да түгел, әти-әни уйлаган начар уйлар да баланың тәртибендә, яшәү рәвешендә, ахыр килеп, сәламәтлегендә чагылыш таба.
-Татар юрап китерә димәкче буласызмы?
- Нәкъ шулай. Тирә-юньдәгеләрне игътибар белән күзәтегез әле: әти-әниләр балаларына нинди генә пычрак, яман сүзләр әйтми. Аларны кабатларга тел әйләнми хәтта. Кеп-кечкенә сабый балага шундый начар сүзләр әйткәндә, әти-әни аңа нәкъ шундый язмыш юраганын уйлый белсә иде?! Әйе, кемне үстерергә телибез-шуны үстерәбез. Әйтик, берәү баласына юк кына гаебе өчен яки ачуы килгән саен ахмак дип тирги икән, бала чыннан да… ахмак булып үсә. «Ахмак»--әле бу иң йомшак әйтелгәне… Монда, минемчә, уйланырга урын бар. Бигрәк тә әниләргә саграк булырга киңәш бирер идем, чөнки алар бала белән аеруча нык энергетик бәйлелектә. Аналарның теләге кабул була, ана каргышыннан саклан, диләр бит. Әгәр баласы бер-ике сәгатькә соңга калса, әни кеше нишли, нәрсә дип уйлый: үтермәделәрме икән, машина бәрмәдеме икән? Әйе-әйе, башка иң элек иң начар уйлар килә. Әгәр әни кеше һәрвакыт шушылай начар уйлый торган булса, аның уйлары чынбарлыкка әйләнә. Ул теләмәсә дә, баласына шуны юрый. Игътибарлырак булса, моңа мисалларны һәркем үз янәшәсеннән бик җиңел табар. Киңәшем шул: җаныгыз никадәр бәргәләнгәндә дә «Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым» дип, чын ихластан кабатлагыз. Шулай әйтергә көч тапсагыз, тынычланырсыз, балагызга да зыян китермәссез. Шулай ук балалар авырый башласа да, бигрәк тә әни кешеләр, үлмәсме икән, дип курка. Ә бит әни кешедәге бу курку бала өчен шулкадәр зур минус! Бу очракта да Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым дип, бисмиллагызны әйтеп, дару эчерсәгез, бик тиз файда табарсыз.
-Сез даруларны инкарь итмисез мени?
-Юк, бүгенге көндә медицинадан баш тарту көлке булыр иде. Тик бала организмын дару белән тутырганчы, әти-әни иң элек без кайда ялгыштык дип уйланырга тиеш. Чөнки бала авыру-ул әти-әнигә сигнал. Аларның бер-берсенә мөгамәләсендәге, үзара мөнәсәбәте турындагы җитди сигнал. Бу киеренкелекне йомшарту, бөтен игътибарны үзенә алу өчен авырый башлый бит бала! Бала -ул шундый нәфис, шундый нәзберек, шундый саф һәм бик тиз уалучан зат. Аңа нормаль үсәр өчен әти белән әни арасында идеаль гармония, тигез мәхәббәт, үзара хөрмәт кирәк. Авыру балаларын алып килүчеләр арасында мин аны яратмыйм гына түгел, күрәлмыйм, диючеләр дә очрый. Андыйларга нигә алайса өйләндең яки кияүгә чыктың?-дим. Коръәндә дә алай яшәргә кушмаган. Ир белән хатын бер-берсен яратмаса, никах бозыла, диелгән. Бу инде гаилә коруга гына түгел, балаларының язмышына битараф караган кешеләр эше.
-Безнең халыкта шундый мәкаль бар: ир-баш, хатын-муен. Ничек уйлыйсыз: бу бүленеш дөресме? Сер түгел: гаиләләрдә еш кына бәхәсләр нәкъ менә шушы бүленеш аркасында килеп чыга.
- Бер җөмлә белән бу сорауга Аллаһ каршында барыбыз да бертигез дип җавап бирер идем мин. Дөрестән дә, кайбер гаиләләрдә ир-ат гел беренче планда, хатын-кызга ничектер икенче сортлы итеп карарга күнеккәннәр. Уйлап карасаң, беркем дә беркемнең колы түгел, ул аның җансыз уенчыгы була алмый. Кемдер үзен бер башка өстен итеп куя икән, бу гаиләдә нормаль гармония була алмый. Димәк, бала сау-сәламәт булып тусын, үссен өчен иң кирәкле шарт үтәлми дигән сүз.
- Бала сәламәт булып тусын өчен дидегез. Нәселдән килгән, туганда ук авыру булып туган балалар өчен дә әти-әниләрне гаепләвегез түгелдер бит?
- Ә кемне гаепләргә соң? Баланың чирле булып тууында, кызганыч, әти-әнинең гаебе зур. Димәк, йөкле вакытта нидер булган яки гаилә үзе үк тиешле принципларда корылмаган, ягъни кемдер яратып өйләнмәгән яки кияүгә чыкмаган. Әйтәм бит, әти-әниләр арасындагы бер генә мөнәсәбәт тә бала организмында эзсез югалмый. Нәселдән күчкән авыруларга килсәк, алар буыннан-буынга күчуче каргыш галәмәте. Бу авыруларны дәвалап буламы дисезме? Әлбәттә, була. Монысында медицина көчсез, чын дәвалаучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзем мондыйларны догалар белән өшкереп дәвалыйм. Тик монда да сабыр булырга кирәк. Кайберәүләр бер килдем, бер өшкерттем дә, юып алгандай булырга тиеш дип уйлый. Тагын шунысы бар: бер генә дәвалаучы да, кеше-бу очракта бала сәламәтлегенә мәңгелек сак куя алмый, дәвалады икән, рәхмәт, калганы ата-ананың үзеннән тора. Әлеге өшкерүләр, дәвалауның көче мәңгелек түгел димәкче булам. Менә аннан соң инде бала кабаттан авырый башламасын өчен әти-әниләр тырышлыгы кирәк. Минемчә, бала сәламәтлеген өстен куйган гаиләләр үзара җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга көч таба ала.
- Менә шушы авыру әти-әни даими ызгышканнан яки менә монысы алар хыянәт иткәннән , үзара көнләшкәннән дип конкрет әйтеп буламы?
- Билгеле. Әйтик, өйдә көн саен тавыш, «разборка» икән, мондый гаиләдәге балалар бронхлар, колак ялкынсынуыннан еш авырый, әти кеше бик көнчел булса, бала эпилепсия белән тилмерә, әти-әнисе дөньяга, язмышына ачулы, үпкәле булса, психик авырулар «бәреп» чыга. Әгәр авырлы чакта я әти кеше, я әнисе күңеленнән бер генә мәртәбә булса да, аборт турында уйлаган икән, бала диатез белән туа, өстәвенә, ул «йомшак»-- барлык авыруларга тиз бирешүчән була. Бала «алып кайтырга» уйлаган әти-әнигә яки-яки дигән уй бөтенләй килергә тиеш түгел. Яралгы чактан ук бала үзенең кирәклеген, бик көтеп алынган икәнлеген тоеп үсәргә тиеш.
- Халыкта яман күз адәмне гүргә кертер дигән әйтем бар. Балалар елый башласа да, өлкәннәр күз тигән дип «диагноз» куя. Һәм күп очракта алар ялгышмый да кебек, догалар белән өшкергәч, бала тынычланып китә…
- Күз тию, чыннан да, бик куркыныч авыру. Сабый балалар өчен ул бигрәк тә хәтәр. Өлкәннәр өшкереп бик дөрес эшли, югыйсә, кара энергия бала организмында бик күп җыелып, аны дәвалау авырлашырга мөмкин. Элек кырык көнгә кадәр баланы чит кешегә тикмәгә күрсәтмәгәннәр дип уйлыйсызмы? Хәзер хастаханәдән кайткан көнне үк баланы кемнәр генә карамый, өстенә ниләр генә әйтми… Һәм баланың биокырын боза. Алай гына да түгел, язмышын кисә. Әгәр инде әти-әнинең баласын бик күрсәтәсе килсә, чит кеше иң элек балага түгел, идәнгә карарга тиеш. Болай эшләгәндә, 50 процент начар энергия юкка чыга. Һәм караган һәр кеше бала баш астына сәдака салырга кирәк. Сүз зур суммалар турында түгел, билгеле, бик аз да җитә.
- Балаларның әти-әни гаебе белән авыруы турында уйланырлык, ышандырырлык итеп сөйләдегез. Бу гаепләрне «юу» өчен без, әти-әниләр нишләргә тиеш?
-Аллаһы Тәгаләдән кырык көн ялварып, гафу үтенергә. Һәм әлеге ялгышларны башка бер дә кабатламаска.
- Бер утыруда гына, билгеле, бу катлаулы темага бөтенесен дә сөйләшеп бетереп булмый. Алга таба да әле сезнең белән әти-әни, балалар турында әңгәмәбезне дәвам итәрбез дип уйлыйм.
- Бик рәхәтләнеп.
Әңгәмәдәш-Гөлсинә Гарипова
Алдагы сөйләшүнең темасы - "Әти-әни яратмаса, баланы кем яратыр?"
Фото: http://www.kazved.ru/article/49458.aspx

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: