Балачакның гүзәл почмагы
Яшеллеккә, горур чыршы агачларына, искиткеч чәчәкләргә күмелеп утырган ике катлы бина...
Һәркайда тәртип, чисталык. Биредә нәниләргә саф һавада төрле күнегүләр, уеннар, спорт ярышлары оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Уен мәйданчыкларын бизәүдә, матурлауда тәрбиячеләр күп көч куйды. Болар барысы да сабыйларның бакчадагы тормышын тагын да ямьләндерү, сәламәтлекләрен саклау, ныгыту, аларны төрле яклап үстерү өчен хезмәт итә. Сүзем Кариле балалар бакчасы һәм биредә алмый-талмый хезмәт итүче тәрбиячеләр хакында.
Ишектән килеп керүгә үк гаиләдәге кебек җылы караш, ягымлы сүзләр, милли ризыкларның тәмле исе, серле һәм тылсымлы балалар дөньясы үзенә тартып тора. Сабыйлар елаганда аларны кочып алып, иркәләп, назлап юата, шатланганда алар белән бергәләшеп сөенә белүче тәрбиячеләр эшли биредә.
Беренче тәрбияче, беренче бәйрәм иртәсе, төркемдәшләр... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар. Тәрбияче кояш кебек балкып килә, аналарча җылы сүзен әйтеп, һәр баланың күңеленә ачкыч таба. Безнең тәрбиячеләр дә нәкъ шулай. Матурлыкны яраткан, моңга, җырга бай булган кешенең күңеле гадәттә матур була. Андый чараларга без ата-аналарны да чакырабыз. Чөнки гаилә белән тәрбиячеләр тыгыз элемтәдә торып, бер максат куеп эшләсә генә тәрбиянең нәтиҗәсе уңай була бит.
Безнең бакчада да яңа уку елы спорт бәйрәме белән башланып китте, әти-әниләр белән берлектә саф һавада төрле ярышлар үткәрелде, алар шатланышып ярыштылар, шат күңел белән бәйрәм иттеләр.
Атна ахырында әти-әниләр белән берлектә көзге ярминкә дә үткәрдек. Тәрбиячеләребезнең балаларга тәрбия бирүдәге күркәм эшләре сокланырлык. Милләтебезнең киләчәге өчен янып-көеп эшләүче шәхесләр булуына горурланам һәм сөенәм.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.6101
-
16 гыйнвар 2021 - 20:11“Мыным укмыстон арес тырмиз!” 5-тӥ толшоре Яким Сапожников дано лыдпуссэ пусйиз.6401
-
16 гыйнвар 2021 - 18:41«Күкрәгемә кысып икмәк кисәм» Сания апа үсмер чактан ук колхоз йөкләмәләрен үтәп урман кискән, колхозның төрле эшләрендә катнашкан, «Сельхозтехника» да эшләп лаеклы ялга чыккан.10001
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар11100
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар83900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.324100
-
14 гыйнвар 2021 - 20:11"Баш тарткан балам күршедә яши..." Сабыйларыннан баш тарткан аналар ни сәбәпле мондый адымга бара? Чираттагы шундый хатын үзенең язмышы белән уртаклашты.81303
-
14 гыйнвар 2021 - 17:212021 елда ничә яшьтән пенсия алып булачак? 2021 елда картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен яңалыклар бар.78902
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика