Хезмәт

Балалар да чисталык яклы

20 апрель көнне "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайоны балалар мәйданчыгынды өмә оештырдылар.

Аларга клуб түгәрәкләренә йөрүче яшүсмерләр белән шунда уйнап йөрүче балалар да кушылды. Бергә-бергә күмәкләшеп эшләп, кыш буе тупланган шактый гына чүп җыелды, балалар өчен куркыныч тудыручы пыяла шешә ватыклары да күп иде биредә. Аеруча да кечкенә балаларга рәхмәт әйтәсе килә, алар зурлардан бер дә калышмадылар - йөгерә-йөгерә чүп җыйдылар. Тик, белдерү бирелүгә карамастан, зурларның гына бу эшкэ катнашырга килмәүләре кызганыч.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: