Үзәк урамнан үткән һәркем, көненә ничә үтсә дә, күзләрен тутырып күпер төзелешен күзәтә.
Бер көн карыйсың, эш барган кебек, икенче көнне берни дә эшләмиләр бугай, дип уйлыйсың. Көрәк-чиләк күтәреп йөргән эшчеләрне күреп, "Көрәк белән күпер төзи торган заманмыни?!"- дип уфылдыйсың. Ярый ла уфылдап, кырын караш ташлап кына үтсәләр... Сабырлыклар бетеп бара шул. Бәлки күпер төзелеп беткәч, бу кыенлыклар онытылыр да...
-Барысы да безне тиргиләр, мөмкинлек булса, әгәр без тик тору яклымы? - дигән эшчеләр мең хаклы булып чыкты. Бетон измә, ком килгән көннәрдә алар кичке уннарга кадәр эшләделәр, иртән дә кешеләр эшкә барганчы тотындылар. Хәзер инде күпернең ныгытма өлешләрендә эш бетү алдында. Тәгаенләнгән срокка өлгерәсенә дә ышаныч арта, болай булса.
Тагын бер ай түзсәк...