Хезмәт

Балтач халкы нишләп кими башлаган, шул турыда ...

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 7 балага кимрәк туган, былтыр 205 бала туган булса, быел 198. Шуның 113е кыз, 85е малай.

Беренче баласын 59, икенчесен 98, өченчесен 35, дүртенчесен 6 әни тапкан. Якты дөньядан китүчеләр исә, киресенчә, арткан - 208 булган, былтыр - 179. Үлүчеләр арасында да хатын-кызлар күбрәк - 110, ә калган 89ы ир-ат.
Яңа гаиләләр корган парлар да быел туйлар чорында уразага кергәнлек белән кимеде, әлегә ел башыннан 89 пар өйләнеште, ә августта арту көтелә, гаризалар күп керде, дип ассызыклады район ЗАГС мөдире Зөһрә Әхмәтханова. Шунысы сөенечле, кризис белән бәйлеме икән, аерылышучылар саны 12гә кимегән. 2014тә 29 гаилә таркалган булса, быел ул күрсәткеч - 17.
Фото: http://900igr.net/kartinki/ekologija/Globalnye-problemy-cheloveka/037-Demograficheskaja-problema.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: