Хезмәт

Балтач итекләре

2008нче елдан аермалы буларак, бүгенге эшчәнлекләреннән канәгать алар, Җитештерелгән товарлары складка да урнаштырылып тормыйча, үз вакытында сатылып бетеп бара. Сүзебез «Элви - плюс» җәмгыятенә караган итек цехы хакында.

Әлеге җәмгыятьнең эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга инде икенче тапкыр баруым. Тәүгесендә. 2009нчы елның көзендә, итекләр белән тулы склад, ябылган цех һәм күңел төшенкелеге белән каршы алганнар иде. Ул вакытта илебездә кризис чоры булу сәбәпле, шушы дәрәҗәгә төшәргә мәҗбүр була цех. 20гә якын хезмәткәре дә эш туктатылу сәбәпле, район мәшгульлек үзәгендә исәптә тора иде. Ә бүгенге көндә бөтенләй башка күренеш: цехта эш гөрли, «конвейер» тулы куәтенә эшли. Сезон чоры булганлыктан, тиешле заказларны вакытында үтәп, норманы тутырырга тырышу җаваплылыгы эшчеләрнең йөзләренә чыккан. Элек бер айга 600-700 пар итек кенә җитештереп бара алган булсалар, бүгенге көнгә шул чорга 3 мең пар итек басыла. Ә җәмгыять җитәкчесе Сергей Плотников: «Бу санны арттырып, киләчәктә җитештерүчәнлекне 5 мең парга җиткерергә телибез. Ләкин цехта иске станоклар, җиһазлар булу сәбәпле, кайвакытта ватылып та торулары эшне бик тоткарлый. Өстәмә станоклар, яңа төр җиһазлар сатып алырга һәм эш урыннарын биш кешегә арттырырга планлаштырабыз. Әгәр дә бу планнар тормышка ашса, уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булачак», дип белдерде.
Цехта барлыгы 23 хезмәткәр эшли, ирләр белән хатын-кызлар саны бер чама. 1974нче елда ук хезмәт юлын башлаган мастерлары Рүзилә ханым Шәйхетдинова алар өчен остаз да, киңәшче дә, үрнәк тә булып тора. Күптән түгел эшне тагын да камилрәк башкару өчен шушы өлкәдә 24 еллык стажы булган Киров өлкәсенең Советск шәһәреннән Галина Ивановна Шевнина исемле мастер да чакыртканнар.
Цех эшчәнлегенә килгәндә, алар былтыргы кышта да уңай гына нәтиҗәләргә ирешкән булганнар, Ә быелгы сезон бигрәк тә сөендерә. Эшне башкару процессында да кайбер үзгәрешләр күзәтелә. Элек итекләр суда кайнатылып калыпка киертелгән булса, соңгы вакытта кайнар су парында эшли башлаганнар. Болай эшләү күпкә уңайлырак диләр. Җитештерелгән әзер игекләр складка да урнаштырылып тормый, шунда ук башкаланың күпләп сатып алу нокталарына озатылып барыла. Ә Балтач халкы үзебездә җитештерелгән итек, киез каталарны цехның үзенә барып кына сатып алырга мөмкин. (Адресы: Балтач бистәсе, М.Җәлил урамы, 2нче йорт; белешмә өчен телефоны: 2-60-63). Чөнки әлегә райондагы сәүдә нокталарында безнең итекләр түгел, ә читтән алып кайтылганнары сатыла. Киләчәктә район үзәгендә махсус бер сату ноктасы булдырырга теләүләрен дә белдерделәр. Әле алай гына да түгел, киләсе сезонда кара, соры, ак итекләр янәшәсендә төрле төстәгеләре дә урын алачак икән! Өлкән яшьтәгеләр өчен өйдә, каралты-кура тирәсендә йөргәндә галошлар белән кию өчен йомшак киез оеклар да җитештерә башлаячакбыз, диләр. Авыл җирлеге булу сәбәпле, бу төр товарга да сорау зур булыр дип ышаналар. Кышкы һава торышының тотрыклы булмавы уңайсызлыклар да китереп чыгарырга сәбәпле. Игекләр бит бары коры, суык көннәрдә кигәндә генә берничә сезонга җитәчәк. Дым тартырга сәләтле булу аркасында юеш көннәрдә, җепшек карда тиз туза. Андый көннәрдә итек кимәвең хәерле. Шуның өчен күпсанлы халык сорауларын исәпкә алып, итекләрнең астына резин табаннар куелганнарын да эшләп чыгаруны күз алдында тоталар. Бүгенге көнгә кадәр биредә 35-45нче размерлы хатын кызлар, ирләр итекләре генә басылган булса (бәясе уртача 700 сум), киләчәктә хезмәткәрләр балаларны, яшүсмерләрне дә сөендерергә телиләр.
Цехтагы эшчәнлек белән танышканнан соң белгечләрдән Балтач итекләренең сыйфаты хакында һәм итек сатып алганда нәрсәләргә игътибар бирергә кирәклеге турында кызыксындым, Бактың исә, нинди генә яхшы сыйфатлы итек тә утыра, ягъни керешә икән. Шуның өчен осталарның иң беренче киңәше итекнең бер размерга зуррагын сайларга тәкъдим итү булды. Аннары киезнең йомшаклыгына, табанының ныклыгына, аяк йөзенең утырышына зур игътибар бирергә киңәш иттеләр. Әлеге сүзләрне үзләре җитештергән итекләр мисалында дәлилләп тә күрсәттеләр. Әлеге киңәш-тәкъдимнәр итекләргә беркетелгән белешмәлекләрдә дә (памятка) язылган. Сатып алучыларның аңа игътибар итүләре сорала. -Соңгы вакытта без продукциянең сыйфатын арттыруга ирештек. Максатыбыз экологик яктан чиста, зарарсыз товар эшләп чыгару иде. Итекләребез ГОСТ таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә. Моның өчен табигый буягыч матдәләрдән файдаланабыз, кислота кулланмыйча басабыз. Цех, нигездә, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмән якларыннан килгән йоннар белән эшли. Шулай ук үзебезнең җирле халыктан җыелган сарык йоннарын да кулланабыз. Әлеге эшчәнлекне өзми, тагын да камилләшеп, алда санап үтелгән хыялларыбызның барысын да тормышка ашырып, хезмәткәрләрне тиешле хезмәт хакы белән тәэмин итеп, уңышлы гына эшләргә язсын иде инде», дип сүзен тәмамлады күпкырлы хезмәт башкаручы «Элви-плюс» җәмгыятенең җитәкчесе Сергей Геннадиевич.
Салкын кышларда аякларыбызны Балтач итекләре җылытсын. Йоны чит яклардан кайтартылган булса да, итекләре якташларыбызның кул һәм күңел җылысын кушып басылганга зәмһәрир суыкларга бирешми шул!

Рәсемдә: мастерлар Рүзилә Шәйхетдинова (сулда) кулында әзер итек, ә Галина Шевнинада итекнең калыбын күрәсез.

Рәсемдә: 2001 нче елдан бирле биредә йон тетү җиһазы операторы булып эшләүче Вероника Алексеева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: