Балтач – Казан арасы: 12 көн барасы
Кечкенә кызыма Балтач районының Түнтәр авылында яшәүче дусты җибәргән посылка 12 көн дигәндә, ниһаять, килеп җитте.
Газета-журналларның килеп җитмәве, посылкаларның югалуы, адашып йөрүе халыкны почта хезмәтеннән биздереп бара. Почта бүлекләре юрган-мендәр, кер порошогы, кәстрүл сату урынына гына әйләнеп калмасын иде. Ике арада йөрүче хатларны көтүчеләр барын да онытмаска кирәк!
Безгә бүләк җибәрүче кыз да аның килеп җитүен түземсезлек белән көтте. Посылканы салуга, интернетта смс юллады. “Әбием белән бүген почтага менеп, Зиләгә бүләк җибәрдек. Андагы күчтәнәчләрне зур итеп кабул итеп алыгыз. Алдан җибәрәбез. Үзенә күрсәтмичә генә алып кайтыгыз инде. Туган көне көнне ачарсыз. Сезгә ул посылканың трек-кодын да җибәрәм. Интернетка кереп, шуның буенча кайда йөргәнен күзәтеп була”, – диелгән иде.
Бүләкне үзем дә сабыйларча көтә башладым. Теге трек-кодны җыеп, “Почта России” сайтыннан чыкмыйм да диярлек. Буш вакытым булдымы, безгә килергә тиеш бүләкнең язмышын күзәтәм. 9 октябрь көнне Түнтәр авылы почтасына кабул ителгән, төштән соң Балтачка китеп барган. 10 октябрьдә исә Казанга ук килгән. Эчкә җылы керде. Хат ташучыларның язу китергәнен көтеп тормадым, үзебезгә хезмәт күрсәтә торган почтага керергә булдым. Озын чират та куркытмый, 20 минут торганнан соң, оператор кызга теге кодны кат-кат кабатлыйм.
Ә ул: “Сезнең посылка бездә юк. Ул 80 нче почтага киткән. Декабристлар урамында”, – дип җавап бирде. Ике баланы да тизрәк сөендерәсе килә бит. Декабристлар урамына юл тоттык. Биредә дә чират. Өстәвенә талон системасы керткәннәр. “Посылка алу өчен” дигән язу алып, мин дә үз чиратымны көтә башладым. Көткән кешегә минуты да сәгать төсле тоела. Биредә дә тиз булмады. Инде чират җитеп, посылканы алырмын дигәндә, почта хезмәткәре миңа усал караш ташлады. “Без аны дөрес адресына җибәрдек. Монда юк”,– диде. Посылканың кайдалыгын белер өчен өйгә кайтып киттем. Тиз генә компьютерны кабызып, теге кодны тагын җыйдым. “Балтач күчтәнәче” декабристлар урамыннан сортировкага киткән. Ә аннан соң янәсе дөрес адреска – Большая Заречная урамына юнәләчәк икән. “Почта Росси”ның кайнар линиясенә шалтырата башладым. Шөкер, озак көттермәделәр. “Сезнең посылка тиешле урынга киткән. Әле юлда. Иртәгәләргә барып алыгыз”,– ди телефонның теге ягындагы кыз. – Ничек инде, дөрес адреска китсен? Сез посылкаларны җибәргәндә адреска карап тормыйсызмыни? Без бит 88 нче почта бүлегенә карыйбы. Ул Зур Урам адресы буенча урнашкан”,– дим. Оператор кыз гафу үтенергә уйлады. Шимбә көн иде бу. Безгә кирәкле почта ял һәм дүшәмбе көнне эшләми икән. Димәк, сишәмбе көн кала. Ә кызымның туган көне иртәгә бит! Ярый әле, үзе бу хакта белми дип, посылка маҗарасын онытырга булдым. Янәсе, сишәмбене көтәм.
Тик барыбер мин уйлаганча барып чыкмады. Иртәгесен Балтачтагы кыз, Зиләне туган көне белән котлап, смс юллаган. “Килмәдең дип үпкәләмә. Үзем бара алмагач, әбием белән почта аша посылка җибәргән идек. Тик аны әле дә сезгә тапшырмаганнар. Бүләгем кайдадыр йөри. Югалыр да инде”, – диелгән иде анда. Бу сүзләрне укыгач, Зилә үксеп-үксеп елый башлады. Юк, бүләкле була алмавына түгел, посылка җибәргән кызны җәлләп сүзләренә елый иде ул. Шулвакыт берни эшли алмаганыма кыен булып китте. Балтачка кайтып кына килгән булсак?
... Сишәмбе көнне иртән үк посылка юл тоткан почта бүлегенә шалтыратып, алардагы “күчтәнәч”не 88 нче бүлеккә җибәрүләрен сорадым. Ярар дип вәгъдә бирделәр. Тик теге кодны ничә тапкыр җыеп карасам да, посылка яңадан сортировкага киткән иде. Шулай итеп, ул әлеге дә баягы Лаеш райоынында урнашкан сортировкага 5 тапкыр барып кайтты. 21 октябрьдә аның үз почтабызга килгәнен белдек. Бу юлы кызым белән икәү киттек. Алуга, беренче эш итеп, Балтачтан куелган индексны карарга булдым. 88 урынына 80 дип куелган икән. Ә посылка тышындагы адрес берни аңлатмый микәнни соң? Юкса, шуңа бер генә күз төшерсәләр дә, бүләк вакытында килер иде.
Посылкалар, хатлар югалмасын өчен нишләргә соң? “Россия Почтасы”ның Мамадыш районыдагы Түбән Яке авылы бүлеге җитәкчесе Зөмәрия Ризванова, безнең мондый хәл белән очрашкан булмады, ди. “Каядыр посылка, заказлы хат җибәргәндә, без аның адресы буенча индексын эзләп табабыз. Әгәр хат җибәрүче аны дөрес куймаган икән, компьютер бу “күчтәнәч”не кабул итми. Индексы бөтенләй язылмаган булса, үзебез эзләп табып куеп җибәрәбез”,– ди ул.
“Россия Почтасы”ның Татарстандагы җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Артем Стюфеев белән дә элемтәгә кердек.
– Без яңа программа буенча эшли башладык. Хәзер посылкаларны сортировкалау автомат машиналар ярдәмендә башкарыла. Кул хезмәтен киметү өчен эшләнде бу. Әгәр инде, индекс дөрес язылмыйча, посылка каядыр китә икән, аның хуҗасын барыбер эзләп табалар. Бу очракта күрсәтелгән адрес буенча эш башлана. Индексын эзләп табып, посылканы иясенә җибәрәләр. Аңлашыла ки, бу эш озаккарак сузыла. Яңа программа индексны төгәл язуны таләп итә,– ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев