Район мәдәният үзәгендә зона семинарына килүчеләр киңәште.
Сөйләшү төзелеш өлкәсендәге дәүләт программаларын тормышка ашыру турында барды. Торакларны ремонтлау буенча бирелгән акчалар ничек тотыла, балалар бакчалары, мәктәпләр, модульле ФАПлар төзелеше ничек бара.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәркайда кереп чыгу өчен шартлар тудыру өчен каралган.
«Чиста су» программалары ничек үтәлә, җәмәгать биналарын җылыта торган котельныйларны алдагы кышкы сезонга әзерләүдә нинди тоткарлыклар бар - барысы-барысы турында да зурдан кубып сөйләштеләр.
Эш барышында килеп туган һәртөрле кыенлыкларны җиңү, аеруча документларны вакытында каршылыксыз рәсмиләштереп бару буенча күп тәкъдимнәр, эшлекле фикерләр әйтелде.
Фото: http://gov.cap.ru/SiteMap.aspx?gov_id=21&id=962972