Хезмәт

Балтач Мәдәният үзәгендә кинофестиваль булды

23 нче апрель көнне Мәдәният үзәгендә «Baltai awards» фото һәм кыска метражлы фильмнар кинофестивале булды.

Кичәне алып баручылар аңлатуынча, фестивальнең исеме ерак тарихка барып тоташа. Элегрәк районыбыз территорияләрендә марилар да яшәгән һәм алар балаларына «Балтай» дигән исемне еш куша торган булганнар. Тарихтан чыгып, фестивальне шулай итеп «Baltai awards» - Балтай приемиясе дигән исеме астында үткәрергә карар кылына.
Фестиваль район спорт чараларын чагылдырган видеороликларны экран аркылы тамашачыга тәкъдим итү белән башланып ките. Алга таба Балтач җирлеге турында төшерелгән клиптагы бию берүк вакытта сәхнәдә дә башкарылды, заманча итеп әйтсәк 3-D кебегрәк килеп чыкты. Фестивальгә хәтта экран аша Гөлназ Сәфәрова, «Тәмле көрәш» тапшыруында катнашучы якташларыбыз Әбри Хәбри, Ринат Галиәскәров белән берлектә Булат Бәйрәмов та реклама ясадылар.
Тантаналы рәвештә алып баручылар сәхнәдә пәйдә булдылар һәм нәкъ менә чын кинофестивальләрдәге кебек, үзара бәхәсләшә-бәхәсләшә тамашаны алып бадылар, образга керә белделәр. Бәйгегә җибәрелгән 34 эшне, ике төргә бүлеп: фото һәм кыска метражлы фильмнарга, төрле номинациядә җиңүчеләрне сәхнәгә чакыра тордылар. Беренче өлештә фоторәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
«Тормыш бизәкләре» номинациясендә җиңүче - Балтач бистәсеннән Рафил Шакиров. Аның эше районыбызда үткән күп кенә бәйрәмнәрнең фотосурәтләреннән төзелгән мультимедияле презентациядән гыйбәрәт иде.
Ә «Күңелләрдә һаман яз әле» номинациясендә җиңүчеләрне атау өчен сәхнәгә Инсаф Мәрдәнов белән Ирек Фатыхов менде. Беренчелекне Чепьядан Ильсур Камалов һәм Балтачтан Таһир Ильясовлар бүлештеләр. Аларның эшләрендә елның һәр фасылын сүрәтләндерүче искиткеч матур табигать күренешләре чагылыш таба.
Тәкъдим ителгән эшне экраннар аша карагач, сәхнә артыннан онлайн трансляция барды, җиңүчеләр белән әңгәмә кордылар.
Авыл темасы да читтә калмаган иде, «Авылым - тарихым минем» номинациясен Илһам Гәйнетдинов тәкъдим итте. Җиӊүче - Бөрбаш авылыннан I категорияле укытучы - Фәния Хәсәнова. Аның эше Бөрбаш авыл тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, аны тарихка кертү, медия тәкъдим итү юлы белән яшь буынга җиткерү бурычы белән башкарылган.
«Жюри семпатиясе» призына лаек эшнең авторын Энҗе Сабирова чакырды. Марат Мөкминов үзенең югары сыйфатлы фотокомпозияләрендә Балтач район табигатенең гүзәллеген, матурлыгын тасвирлаган.
Фестивальнең икенче өлешендә кыска метражлы фильмнар тәкъдим ителде.Шулай ук 5 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнгән иде. «Без бит авыл баласы» дигән номинациясен тәкъдим итәргә сәхнәгә Рамил Шакировны һәм Айдар Галиәскәровларны чакырдылар, алар үзләренең мәзәкләре белән залны җанландырып җибәрделәр. Әлеге номинациядә җиңүче дип Норма авылыннан Зилә Шәрипованың «Без бит авыл малайлары» җырына төшерелгән клибы табылды. Норма авылында, райондашларыбыз катнашында төшерелгән бик күнелле музыкаль клип эшләнгән.
«Йөрәгем таләп итә» номинациясен Алмаз Әхмәтханов белән Рөстәм Заһидуллиннар тәкьдим итте, үзләренеӊ юмор осталыкларын да күрсәтеп алдылар. Якташыбыз, Балтач егете, Рәнис Гыйлметдинов кыска метражлы күңелләргә үтеп керә торган тормышның асылы турында фильм бик яхшы тәэсир калдырды.
Музыкаль клип номинациясендә җиңүчене игълан итүне Айдар Галиәскәров белән Илдар Насыйбуллиннарга йөкләгәннәр, аларның юмор осталары булуын районда белмәгән кеше юктыр мөгаен. Фидәил Хәйруллин Арбаш авылына багышлап җыр язган, аны якташыбыз Рафил Җәләлиев башкарган һәм бу җырга Арбаш авылында клип та төшергәннәр. Алып баручылар әйтмешли, « бернинди Төркияләр, Испаниялар да кирәкми, үз җирлегебез табигатенә берсе дә җитә алмый».
Ирекле тема номинациясен бик үзенчәлекле һәм иркен итеп Гөлнара һәм Эмиль Гариповлар тәкъдим иттеләр. Сәхнәгә яхшы сыйфатлы заманча видеоролик авторы Балтач бистәсеннән Фәнзил Гәрәфетдинов чакырылды, кызганыч, эштә булу сәбәпле үзе булмады, статуяны һәм дипломны дуслары кабул итте.
«Жюри симпатиясе» призын, Балтач егете, ТМTV каналында оператор булып эшләүче егетебез, «Әти-әнигә рәхмәт» җырына клип авторы Азат Садыковка сәхнәгә Инсаф Мәрдәнов белән Ирек Фатыховлар чакырып тапшырдылар.
Шулай ук һәрбер җиңүче белән онлайн трансляция режимында әңгәмә оештырылды, аларның теләк-тәкъдимнәре тыңланды.
Тамаша җайлап ахырына якынлашты, фестивальне оештыруда зур ярдәм күрсәтүче буларак сәхнәнәгә Илшат Рәхимбайны чакырдылар, бу өлкәдә тәҗрибәле кеше буларак, ул фестивальгә бәя бирде, теләкләрен җиткерде һәм фестивальне оештыруда зур ярдәм күрсәткән якташыбыз - Ранил Шәрифҗановны сәхнәгә чакырып тәбрикләде.
Тамаша тулысынча яшьләр белән эш, туризм һәм спорт бүлеге көче белән әзерләнгән, оештырылды һәм үткәрелде. Бу урында чараны үткәрүгә зур тырышлыклары кергән Раил Садыков, Илнар Нургалиев, идея авторы һәм алып баручы - Энҗе Сабирова, сценарийның режиссеры - Рөстәм Заһидуллиннарны тагын бер кабат атп китү артык булмастыр мөгаен. Алар, конкурстан тыш үз көчләре белән кыска метражлы «Акман йорты» дигән шаян фильм да төшергәннәр, зал әлеге фильмны рәхәтләнеп кабул итте.
Фестиваль ничек тантаналы башланса, шундый ук югары нотада тәмамланды да.
Оештыручылар тарафыннан чын мәгънәсендә зур эш башкарылган, район тарихында беренче тапкыр уздырылган бу бәйге тамашачыларның күңеленә хуш килде дип беләм. Тамашадан таралганда бик канәгать булып, зур эш башкарылуын искә алып оештыручыларга рәхмәтләрен белдерүчеләр дә, шул ук вакытта объектив караш җитеп бетми дигән фикерләр дә ишетелгәләде.
Район эшмәкәрләре тарафыннан киӊрәк матди ярдәм күрсәтелсә, аларга менә дигән реклама, ә яшьләребез республика дәрәҗәсендәге грандиоз фестиваль оештырыр иде. Әлегә монысына рәхмәт! Афәрин егетләр-кызлар, булдырдыгыз!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: