Хезмәт

Балтачка Павел Анатольевич Козел килә

10 мартта сәгать иртәнге 9да Балтач районы башкарма комитетының кече утырышлар залында Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Анатольевич Козел халыкны кабул итә.

Монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе монополиягә каршы җайга салуның төп максатларын аңлату максатыннан, районнарда халык, эшмәкәрләр һәм җирле үзидарә вәкилләре белән очрашулар үткәрә. Балтачта мондый чара 10 март көнне уздырыла. Чара кысаларында халыкны кабул итү, предриятиеләргә чыгу, мәктәптә ачык дәрес үткәрү күздә тотыла. Халыкны Балтач районы башкарма комитетының кече утырышлар залында сәгать иртәнге 9да Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Анатольевич Козел кабул итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-60-84.
Фото: realnoevremya

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: