Хезмәт

Балтачның Нариман урамына игътибар җитми

Кыш җитеп җиргә кар явуны бик көтсәк тә, ләкин күңелсезлекләр белән очрашкач, ап-ак карлы кышның сихрилеге эреп юкка чыга.

Чөнки урамнарны кардан чистарту буенча җаваплы оешмаларның үз эшләрен тиешенчә башкармаулары аркасында җәяүлеләр газап чигә.
Мәсәлән, Нариман урамын гына алыйк, Балтачның икенче үзәк урамында я тротуар юк, я юл кырыеннан үтәр өчен урын юк. Мескен җәяүлеләр, мәктәп һәм гимназия укучылары, балалар бакчасыннан балаларын алып чыккан әти-әниләр урам буйлап тезелгән машиналар арасыннан абына-сөрлегә, ышкыла-ышкыла үтеп китә. Яки баласының кулыннан тотып, юлдан килгән машина каршысына алып чыгарга мәҗбүр була.
Ә яңа балалар бакчасы ягыннан кайтучылар урамның кардан тулысынча киң итеп чистартылмавыннан, үтәргә юл булмавыннан зарлана.
Алсу исемле бер ана редакциягә шалтыратып, үзенең шикаятен белдерде:
- Бүген Нариман урамының буеннан-буена җәяүләп үтәргә туры килде. Юл кырыеннан баруы бик кыен. Әле күп итеп кар да яуганы юк, ә юлларны чистарту, тәртиптә тоту эшенә бик салкын карыйлар икән, дигән нәтиҗә ясарга сәбәп бар.
Урамнарны чистартучы тракторлар ник юл кырыйларыннан ук алып кырдырмыйлар икән ул? Машинада җилдерүчеләр моңа игътибар да итмиләрдер - алар өчен юллар чиста бит... Ә менә бер кулына азык-төлек сумкасы тоткан, икенче кулына кечкенә баласы ябышкан яки бала коляскасы, чана белән барган әниләр, таякка таянган өлкәннәр шул юллардан көн дә йөргәч, моның нинди бәла икәнен бик яхшы аңлый.
Әлегә барыбыз да машинада гына йөрми шул, җәяүлеләр барын да онытмасалар иде. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты район үзәгенең икенче үзәк урамын кайчан тәртипкә китерер икән?!
Мондый проблема белән "көрәшүче" райондашлар бардыр әле ул тагын... Юллар өчен салымын җыйганда инспекцияләр штраф белән яныйлар, ә бу очракта халык көчсезме? Әллә "Булмый инде булмагач, Ленин урамында тормагач", диеп җырларга гына каламы?
Фото: http://amsrus.ru/2014/10/20/pervyiy-sneg-staryie-problemyi/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: