Хезмәт

Балтачта 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге үтәчәк

1нче декабрьдән инвалидлар ункөнлеге башлана. Ул районыбызда елның-елында зур оешканлык белән үткәрелә.

Быелгы декаданың да программасы бик бай.
2 декабрь - мәдәният үзәгендә ункөнлекне ачу тантанасы. Чара иртәнге 10да башланачак.
3 декабрь - "Спорт көне". Балтач спорткомплексында шашка-шахмат ярышы, бочча уены.
4 декабрь - "Хокук көне". Район башкарма комитетында попечительләр советы утырышы. Башлана иртәнге сәгать 10да. Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Әңгәмәдәш" клубының "Синең консультатың" тематик утырышы.
5 декабрь - "Сәнгать һәм иҗат көне". Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Сугыш һәм яшьлек" ретро кичәсе. Район үзәк китапханәсендә әти-әниләр һәм балалар өчен "Без бергә" тематик кичә. Район, мәктәп музейларында очрашулар.
8 декабрь - өйгә барып социальхезмәт күрсәтү бүлекчәсендә "Чисталык көне" акциясе.
9 декабрь - социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Белем көне", "Интернет өлкәннәргә ярдәмгә ашыга".
10 декабрь - "Волонтерлар көне". Нәни балаларга "Бергә җиңелерәк" дип исемләнгән курчак спектакле күрсәтү, ялгыз яшәүче инвалидларның өйләренә барып мини-концерт тәкъдим итү.
Фото: http://uozato.ucoz.com/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: