Хезмәт

Балтачта бәйрәм ярминкәләре - килегез

2нче ноябрь көнне районда традицион көзге ярминкәләр үткәрелә. Ул ике зонада - Балтачта һәм Чепьяда оештырыла.

Беренчесендә - 12, икенчесендә 8 хуҗалык үзләре җитештергән ашлык, сөт, ит сатачаклар. Ярминкәләргә шәхси хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр, предприятиеләр дә үз продукцияләрен алып киләчәк. Ярминкәләр һәр ике зонада да иртәнге сәгать 7дә башлана. Бәяләр гадәттәгедән арзан булачак. Арзан бәядән беркадәр запас туплап куябыз дисәгез, килегез, үкенмәссез.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: