Хезмәт

Балтачта көзге ярминкәләр үткәреләчәк

5нче октябрь көнне районда традицион көзге ярминкәләр үткәрелә. Ул ике зонада - Балтачта һәм Чепьяда оештырыла.

Беренчесендә - 12, икенчесендә 8 хуҗалык үзләре җитештергән ашлыкны, сөтне, итне сатачаклар. Ярминкәләргә шәхси хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр, предприятиеләр дә үз продукцияләрен алып киләчәк. Ярминкәләр һәр ике зонада да иртәнге сәгать 8дә башлана. Бәяләр гадәттәгедән арзан булачак. Ипле бәядән беркадәр запас туплап куябыз дисәгез, килегез, үкенмәссез.
Рәхим итегез!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: