Хезмәт

Балтач районы

Төрлесе

Балтачта район халкыныӊ өчтән бер өлеше дәүләт тарафыннан билгеләнгән пенсия ала (фото).

Районыбызда халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары арасында район пенсия фондыныӊ халык мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендәге эшчәнлеге үзе аерым бер мөһим урын алып тора.

Аныӊ шулай икәнен район халкыныӊ өчтән бер өлешенеӊ, ягъни 8413 кешенеӊ бу оешма аша дәүләт тарафыннан билгеләнгән пенсиясен алу раслыйдыр. Моннан 25 ел элек район социаль яклау бүлегеннән аерылып чыгып, олы яшьтәгеләрнеӊ тормыш дәрәҗәсен кайгырту юнәлешендә аерым эш башлаганда, күпләр бу оешма тагын нигә кирәк инде, торыр-торыр да бетереп куярлар әле, дип дип уйлаган иде. Район хакимиятенеӊ бер бүлмәсендә бүлекчә булып эшли башлаган бу фонд бүген мөрәҗәгать итүчеләр өчен барлык уӊайлыклар тудырылган 2 катлы бинада 34 хезмәткәре белән урнашкан. Коллектив алдында хисап тоткан Габделнур Нотфуллинныӊ чыгышында шатландыра торган да, уйландыра торган да саннар күп китерелде.
Елныӊ елында пенсия алучылар сафы ишәя. Моны бер караганда уӊай күренеш дип бәяләсәк тә, икенче яктан караганда, район халкыныӊ уртача яше кимүен раслый торган тискәре факт та булып тора. 2014 елда 497 кешегә хезмәт, 66 кешегә дәүләт пенсиясе түләүләре билгеләнгән. Халык арасында пенсия фондыныӊ эшенә һәм билгеләнгән пенсияләрнеӊ вакытында китерелүенә зарлар юк.
Ә таратыла торган пенсия суммасы кечкенә түгел, узган ел 1 млрд. 224 млн. 755 меӊ сум тәшкил иткән. Хисап җыелышында катнашкан, район бюджетыныӊ туплануы һәм тотылуы өчен турыдан-туры җавап бирүче, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рафис Ильясов та бу санны ишеткәч, «2 район бюджеты диярлек кадәр акча таратылган икән», дип искәртеп куйды. Һәм бу санныӊ ел дәвамында даими артып баруын күрәбез.
2014 елныӊ 1 февралендә арту 6,5 процент булса, 1 апрельдән хезмәт пенсияләре 1,7, социаль пенсияләр 17,1 процентка артты. Уртача пенсия күләме 9450 сум 54 тиенгә җиткән. Безнеӊ олыларыбыз тиешле бирелгән акчаларын бик кадерләп, әрәм-шәрәм итмичә тота беләләр, чит илләрдәге кебек туристик сәяхәтләргә йөрмәсәләр дә, балаларына, оныкларына ярдәм итәргә җаен чыгаралар. Кайбер белгән олы яшьтәге танышларым, - «Әйбәт кенә укып барсын, оныкка дәүләтнекенә карганда да зурырак айлык степендия билгеләдем әле», - дип уенын-чынын бергә кушып, «мактанышып» та алалар.
Бу елга аяк атлагач та, пенсия күләмнәре артуыныӊ дәвам итүе куанычлы. 2015 елныӊ 1 гыйнвареннан Федераль Закон нигезендә имминият пенсияләрнеӊ артуы булды. 1 февральдән тагы бер кат индексация үткәрелгән соӊ, район буенча уртача пенсия күләме 105334 сум 71 тиенгә җитте. Әле 1 нче апрельдән соӊ пенсияләрнеӊ тагын бер артуы лаеклы ялда булучыларныӊ тормышларын җитешле итү өчен сизелерлек адым булачак. Шуныӊ белән бергә ай саен түләнә торган аерым төр түләүләр күләме арта. Узган ел мондый түләүләрне районда 4886 кеше алган. Дәүләт тарафыннан яшәү минимумы суммасы үзгәрүгә, район пенсия фонды түбән пенсия алучыларны барлап чыга, түләүләр ким булганда, шушы минимумга җиткерү өчен өстәмәләр билгеләнә. 2014 елда өстәмә социаль түләүләр 534 кешегә билгеләнсә, бу елныӊ 1 январеннан 694 кешегә ай саен 1288 сум күләмендә социаль түләүләр билгеләнгән.
Пенсия фонды районның демографик хәленә турыдан-туры тәэсир ясаучы оешмаларныӊ берсе, дип атарга кирәктер. Районда 2010 елдан уңай демографик ситуация булуы, соңгы елларда 2-3нче балаларын алып кайтучылар күбәүе хөкүмәт тарафыннан бирелә торган "ана капиталы" сертификатының йогынтысы, бала тугач бирелә торган пособиеләрнең артуы белән бәйле. 2014 елда Балтач бистәсендә 136 бала, Норма авыл җирлегендә - 49, Чепьяда - 36, Салавычта 24 бала туды. 1 гыйнвардан "ана капитал"ыныӊ суммасы 453 меӊ сум булды.
Иминиятләштергән очракта, җыелып барыла торган пенсия өлешен варисларга түләү юнәлешендә дә даими эш алып барыла. Узган хисап чорында 63 мөрәҗәгать буенча мондый эш башкарылган. Димәк, фондка җыелган акча юкка чыкмый, ул үз хуҗасына яисә варисларына тапшырыла.
Бирелә торган пенсия күләменеӊ күп өлешенеӊ республикадан килүен искәртеп китәргә кирәк. 2014 елда районыбызда пенсия фондына 394 млн. 715 меӊ сум тупланган, план үтәлеше 106 процент булган. Бу барлык түләүләрнеӊ өчтән бер өлешеннән дә кимрәк. Фондка кертемнәрне түләүдә район оешмалары тигез эшләмиләр. Бу турыда алдагы саннарыбызда тукталырбыз әле.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250