Хезмәт

Балтачта Россиянең хәләл продуктлар җитештерү предприятиеләре товарларын күрсәтү һәм сату ярминкәсе булды

Бүген Балтачтагы "Хәләл" индустриаль паркта Россиянең хәләл продуктлар җитештерү предприятиеләре товарларын күрсәтү һәм сату буенча зур ярминкә булды.

Үзебезнең районнан һәм илнең төрле шәһәрләреннән эшмәкәрләр үз продукцияләрен алып килгәннәр. Хәләл продукцияләр җитештерүчеләрнең ассоциациясе җитәкчесе Ленар Якупов ярминкәгә яхшы хәзерләнгәннәре өчен район җитәкчеләренә, Балтачтагы "Хәләл" паркы җитәкчесе, энесе Илнарга әлеге зур чараны ачу тантанасында рәхмәт белдерде, Балтачта бу ярминкәнең елдан-ел җанлануын, киңәюен ассызыклады.
Ярминкә турында тулырак язма һәм анда төшерелгән фоторәсемнәр 20нче июль көнне биреләчәк.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: