Хезмәт

Балтачта табылган бәхет

Күрше районда туып-үскән егет яшь чагында үз бәхетен нәкъ менә Балтачта табармын дип уйладымы икән? Мөгаен, юктыр. Бәхет турында уйлана торган еллар идемени?! Сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар хыялларга бирелергә урын калдырмый. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыга.

Мансур Хисмәтулла улы Хәсбиуллин 1925 елның 15 сентябрендә Арча районының Югары Аты авылында туа. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Казанга китә, ФЗО мәктәбенә укырга керә. Шул елны сугыш башлана. Яшь егетләрне Буа ягына окоп казырга җибәрәләр, алар арасында Мансур да була. 45 градус салкында да эш тукталмый. Окоп эшеннән соң Казанга кайтып, 1944 елның июнь аенда хәрби хезмәткә алына, бер ай үткәч, аны фронтка җибәрәләр. Төнлә 40-45 чакрым юл үтүләр, бөтен кирәкле әйберләрне күтәреп йөрүләр җиңелләрдән булмый. Шулай итеп бик күп авырлыклар белән Польшага - фронтка килеп җитәләр. Анда корал белән эш итәргә, ату серләренә төшендерәләр.
1944 елның 30 сентябреннән 20 ноябренә кадәр Балтыйк буе фронтының 89нчы укчы дивизиясендә 267нче гвардиянең укчы полкында хезмәт итә ул. 1945 елның гыйнвар аенда Варшава шәһәрен азат итүдә катнаша.
Озак та үтми, белемле солдатларны җыеп, Саратов шәһәренә танк училищесына укырга җибәрәләр. Юлда аларны фашист самолетлары утка тота, араларында үлеп калучылар да була. Бәхетенә, Мансур зыян күрми. Биредә укулар русча булганлыктан, бик читен була. Әмма егет сер бирми, тырышып укый, ул ике ел ярым белем ала. Бәхетсезлеккә каршы, практика вакытында Мансурның күзе зыян күрә, аңа операция ясыйлар. Ә бу вакытта иптәшләре имтихан тапшырып, диплом ала. Озак вакыт дәвалану сәбәпле, Мансур иптәшләреннән кала һәм үзен өенә кайтаруны сорап, җитәкчелеккә мөрәҗәгать итә. Оборона министрлыгы боерыгы нигезендә (ул вакытта 1925 елгылар демобилизацияләнгән була) хәрби хезмәттән азат итәләр.
Авылга кайтып, бер ай яшәгәч, егетне эчке эшләр бүлегенә чакыралар. Казан шәһәрендә бер ай чамасы эшләгәч, Түбән Новгород шәһәренә хокук белгечлегенә укырга җибәрәләр. Биредә белем алучылар арасында Татарстаннан ике генә егет була. Әлеге уку йортын Мансур яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын Казанда оператив эштә башлап җибәрә. Чүпрәле, Буа, Чепья, Балтач, Арча районнарында хезмәт куя. Соңгы ун елда Балтач эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Утыз биш ел район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт куйган Мансур Хәсбиуллин гади милиция хезмәткәреннән подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә, хезмәттәшләре һәм халык арасында зур абруй казана. Мансур абый районда җинаятьчелекне киметүгә дә үзеннән зур өлеш кертә, үзенә хас ышандыру алымнары белән "кыек" юлга баскан күпләргә кабат тормышка кайтырга ярдәм итә. Ул һәр эшне җентекләп өйрәнә, анализлый, аннан соң гына ниндидер карарга килә.
Бөек Ватан сугышы елларында зур чыныгу алган Мансур абый, лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый. Районда ветераннар советы рәисе урынбасары буларак, күптөрле чаралар оештыруда башлап йөри, мәктәп балалары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән даими очрашып, аңлату эшләре алып баруын дәвам итә. Ул бүгенге көндә дә тормыш казанында "кайнап", актив тормыш алып бара.
Мансур абый белән әңгәмә корганда мин аның медальләрен, Мактау грамоталарын күзәтәм. Ә алар - бихисап. Хезмәтенең үзвакытында бәяләнә баруы белән дә бәхетле ул.
Фәрит Галимуллин,
район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе,
эчке эшләр хезмәте подполковнигы.
Фото: http://www.orshanka.by/?p=2500

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: