Балтачта ярминкә
Район үзәгендә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре катнашты.
Алар нигездә ит, сөт, бәрәңге, печән-ашлык сатты. Халык итне егылып алды. Иртәнге сигездә күп җәмгыятьләр ит продукциясен сатып бетергән иде инде. Ярминкәгә район үзәгендәгеләр генә түгел, күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Халык чарадан канәгать калды. Өлкәннәр ункөнлеге барганлыктан өлкәннәргә социаль яклау бүлегенең ике «ГАЗель» машинасы хезмәт күрсәтте.
Ярминкәдә күңелең ни тели шул бар иде. Ит, сөт продукциясеннән тыш, мәктәп-бакча коллективлары төрле кайнатмалар, тозлаган әйберләр, камыр ризыклары, кул эшләнмәләре белән сәүдә итте. Соңгыларын исә бик тиз алып бетерделәр, диләр мәгариф хезмәткәрләре. Бүләккә, туган көннәргә, истәлеккә дип алганнар.
Шулай ук сәнәгать предприятиеләре, кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр дә халыкка үз продукциясен тәкъдим итте. Төзелеш материаллары да күпләп сатылды. Ярминкә барышында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең моңлы, дәртле җырлары белән чарага ямь өстәде. Район җитәкчелеге исә һәр сәүдә ноктасында булып, эш барышы белән якыннан танышты.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 09:21Табиблар «мәңгелек» коронавирус инфекциясенең беренче очракларын ачыклаган Вирус лейкемия белән авыручы өч пациентның организмында алты айдан артык сакланган.1600
-
4 март 2021 - 22:11Путин Татарстан волонтерына Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте Владимир Путин Татарстан пенсионеры республика башлыгы белән телефон аша сөйләшкәндә ирекле проектлар буенча фикер алыша алачак, дип белдерде9201
-
4 март 2021 - 21:21Алдагы көннәрдә нинди спорт чаралары көтелә?.. Бар да бар - хоккей да, шашкасы да, чаңгы ярышлары да, хәтта хәрби-патриотик уеннар да.11101
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар45900
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51501
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.47201
-
3 март 2021 - 12:11Исерек ата гаепле Кечкенә кыз исерек әтисе белән кибеткә барганда фаҗигагә тарыган.42000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика