Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның ут кызлары

Шунысына инандым, газет яки китап аша аңга тизрәк сеңеп калган басма сүзнең йогынты көче, куанычка каршы, һаман да тәэсирлерәк булып кала. Шуңа күрә дә мәгълүмат кыры гаять киң булуга карамастан, тормыш чынбарлыгына нигезләнеп язылган гыйбрәтле язмышлар турында, яисә, чыдамлык, миһербанлык үрнәген ышандыргыч итеп тасвирлаган язмалар, зур тәрбияви көчкә ия булып, бүген дә актуаль булып кала.

Озак еллар журналистика белән шөгыльләнү дәверендә хезмәт вазифасы буенча бик күп кешеләр белән аралашырга туры килде. Һәм аларның күбесе хакында күңелне җылытырдай матур хатирәләр сакланып калды. Бигрәк тә, үзләре дә халык арасында кайнап, җаваплы вазифа башкарып, эш-гамәлләре белән уңай яктан танылганнар, беренче карашка, кырыс, таләпчән күренсәләр дә, шактый аралаша торгач, гел дә гаделлеккә тартылып, ышанычлы, булдыклы һәм ярдәмчел булулары белән хәйран калдыра иде.

Салавычта авыл советы рәисе булып эшләгән Гөлфәния апа Гарифуллинаны искә төшерсәм, аның нинди катлаулы хәлдә дә түзем, чыдам һәм гадел булуына хәйраннар калам. Яшь чактан ук трактор иярләгән бу көчле рухлы хатын-кызга зерәгә генә зур җаваплылык йөкләмәгәннәр икән – ул совет эшчәнлеген дә бик тиз җайга салып, халык белән уртак тел табып, уңышлы эшләре белән танылды. Үзенең гадел фикерен уен-көлкегә кушып, югарырак дәрәҗәдәге җитәкчеләргә әйтергә дә курыкмаган Гөлфәния апа, районда үткән җыелышларда да туры сүзен нигезле итеп үткәрә белде.

Алай да... Авылдагы  сессия барышында усаллыгы, кыюлыгы җитәрлек дип Гөлфәния апага гаилә низаглары буенча активрак эшләргә тәкъдим итә район вәкилләре. Көндез талашып, кич белән бергә ятып йоклаган ир белән хатын арасына керү ажгырып килгән ике поезд арасына кергән күк хәтәр эш бит ул. Миннән булмый, әнә, җайлабрак кеше көйли белгән фәләнгә кушыгыз дип, четерекле бурычны үз өстеннән җиңел төшерә.

Шулай бервакыт, җәй башында басуда игеннәр торышы белән кызыксынып Салавычка төштем дә, мине Гөлфәния апага беркеттеләр. Яшьтән үк мотоциклда җилдергән чая һәм тәвәккәл Гөлфәния апа, халык телендә «Каблук» дип аталган машинаны да бик оста йөртә. Зират турыннан узганда әле күптән түгел генә улын җир куенына салган Гөлфәния апага күтәрелеп карарга куркып утырам. Ә ул, шуны сизгәндәй «Әнә, кабердә яткан Фәнисем карап калды инде, әни исән-сау йөрсен, миңа хәер догасын юллап торсын», дип тапкыр һәм мәгънәле сүзләр белән әйткәндә җан түрендә урын алган чиксез зур кайгысын йомшартырга теләгәндер, мөгаен.

Берсендә Гөлфәния апаның бик каты авыртканын ишеткәч, өенә хәл белергә төштем. Һәм бераз уңайланып киткәнгәдер, үзе генә иде өйдә. Сораштырырга уңайсызланганымны күреп үзе сүз башлады: халык мине үлә дип сөйли икән. Иртәрәк булыр әле мине күмәргә дип уйладым да, баш очында укол тотып торган табибларны аптырашка калдырып, торып утырдым да, куе сөтле чәй ясап бирегез әле дип, аларны да аптыраттым әле. Тыңладылар, ипләп кенә җитәкләп өстәл янына китерделәр. Бал белән куе чәй эчкәч җегәр кереп китте. Ята-тора йөрим әле менә шуннан соң, дип аңлатты.

Әз чире булган зарланудан туймас, каты авырганнар теш кысып түзәр, әмма дус-дошманга сер бирмәс, дигән халык телендә йөргән сүзләр тикмәгә генә тумаган икән, дип уйлап куйдым шул чакта.

Гөлфәния апа кебек батыр йөрәкле,көчле рухлы кешеләрнең түземлелек үрнәген искә төшергәндә, хәтер истәлекләрем Түнтәрдән шулай ук авыл советы рәисе булып эшләгән Рузилә Кашаповага тоташа.

Чибәр, ягымлы, кыю авыл кызы, баштарак клуб мөдире булып халык белән уртак тел табып, культура-тәрбия чаралары оештыруда үзенең булдыклылыгын раслагач, аны авыл советы рәисе итеп сайлап куялар.

Кешеләр белән җылы, матур аралашып, аларның ышанычын яулаган кыю кызның, авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли башлагач, тынгысыз холкына салынган оештыру сәләте тагын да ачыла, уңай хезмәт нәтиҗәсенә ирешеп, авылда зур ышаныч яулаганга күрә, аны бертавыштан авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Күпкырлы  белем һәм зур җаваплылык таләп иткән бу олы вазифаны да ул бөтен тырышлыгын биреп, үрнәк итеп башкарырга омтыла. Намуслы хезмәте белән танылганга күрә, 1974 елда СССР Югары советы депутаты булып сайлангач, баштарак каушап калса да, үзенең табигый энергия куәте белән олы бурычларны хәл итәргә сәләтле, эшлекле, һәркайда сүзе үтә торган абруйлы җитәкче булып өлгерә.

Депутат Рузилә Кашапова инициативасы һәм булышлыгы белән авылда социаль, мәдәни объектлар яңара, ике катлы урта мәктәп төзелә. Күперләр сафка баса. Башка авылларда да Кашапова инициативасы һәм йогынтысы белән байтак социаль объектлар яңара, юллар төзекләндерелә.

Зур җаваплылык йөге тарткан эшчәнлегенең соңгы елларында күбрәк гаилә кайгырту максаты белән ул авыл советы секретаре булып эшләде, халыкның тормыш көнкүрештәге эреле-ваклы проблемаларын хәл итүдә башлап йөрүчеләрдән булды. Шунысы үкенечле, яман чир аркасында аның да гомере кыска булды. Еш булмаса да хәлен белергә баргалап тордым һәм киң күңелле, сизгер йөрәкле авыл кызының ихтыяр көченә сокланып кайта идем. Чир белән көрәшкәндә эшләү дәверенә күңеленә каты кагылган кешеләрне дә кичереп, эчкерсез ихлас җанына савап арттырып китте.

Журналистик эшчәнлегемдә тормышта очраган байтак бәхәсле очракларны тикшерергә туры килде миңа һәм сүзне бик уйлап, нигезле дәлилле итеп әйтергә-язарга өйрәтте. Югыйсә, кешегә нахактан яла ягу, гайбәт сөйләп, гаилә тынычлыгын бозу фактлары күңелдә бик авыр тәэсир калдыра бит, ләкин боларга битарафлык күрсәтү дә җәнҗалчыны узындыруга ярдәм итә. Шуңа күрә совет заманында ул чорда бик активлашкан иҗтимагый оешма членнары белән берлектә, бәхәскә сәбәпче булганнарны очраштырып, ике якны килештерерү өчен алтын урталыкны табарга тырыша идек. Инде кемгәдер үгет-нәсихәт бер дә кермәсә, эш иптәшләр судына хәтле барып җитте.

Ләкин читкә чыгармый торган, икең аңлашып хәл итә торган проблемалар туганда мин киңәшкә күршедә генә яшәгән Рашидә апа Кариевага мөрәҗәгать итә идем. Пенсиядә булса да, актив тормыш рәвеше алып барган, элеккеге райком секретаре булган дәрәҗәле ханыма киңәшкә  кеше күп йөрде, җитмешенче елларда ишеге һәркем өчен ачык, йөзе ягымлы булды.

Үзе дә тормышның ачысын, төчесен күп күргән,шагыйрь-язучы  ире  Әнәс Кариевны һәм улы Алмазны вакытсыз җир куенына иңдергән бу зыялы, түзем ханым халык белән эшләп зур тәҗрибә туплаганга күрә һәм зирәк акыл иясе булганга төрле ситуацияләргә дөрес бәя биреп, өздереп үз фикерен әйтә. Тирән белемле,дөньяга якты карашлы ярдәмчел Рашидә апа, кешегә рухи терәк күрсәтеп кенә калмады, ә бәлки,бакчасында бик яратып үстергән дару үлләннәреннән дә өлеш чыгарды.

Бүгенгедәй үтә тынгысыз, катлаулы заманда һәркайсыбыздан бары тик сабырлык, түземлек таләп ителгәнен аңлыйбыз һәм бер-беребезгә игътибарлы, сизгер йөрәкле булып, җылы, өметле сүз белән күңел ярасы тирән булганнарны төшенкелек сазлыгыннан сакларга бурычлыбыз. Дөрес, дин әһелләре, психологлар бу юнәлештә үгет-нәсихәт биреп бик саваплы эш башкара. Шул ук вакытта синең яшәү рәвешең, проблемаларың белән күптәннән таныш эчкерсез ихлас, ярдәмчел дусларың булу кыенлыкларны җиңәргә, алга таба барысы да уңай якка үзгәрәчәгенә өметне ныгыта.

Кариле авылында «Кояш» ясле-бакча мөдире  Ираида Тихоновна Сергеева искә төшкән саен сагыну хисләрем уяна, күңел нечкәреп китә. Искиткеч олы җанлы, оптимист рухлы шәхес буларак бик күпләргә үрнәк иде ул. Ни хәлләрегез бар, дип кайчан сорасаң да «Отлично!» дип көр күңел белән җавап бирә. Хезмәтендә бик җитди бурычларны да кайнар йөрәк энергиясе белән уңышлы хәл итеп барды. Ираида Тихоновна балаларны күңел җылысы белән ихластан яратып, урамда очрап, сырпаланырга омтылсалар, җылы кулы белән башларыннан сыйпап узып, мөгаен, үзенә дә рәхәтлек алгандыр.

Бөтен яктан сәләтле, югары зәвыклы Ираида Тихоновна ташкын энергиясы белән коллективны бердәм туплап, уңышлы эшләтә алды. Тәҗрибә мәктәбе буларак аларда бик күп семинарлар уздырылды. Тынгысыз холыклы, эчкерсез Ираида апа, башкаларга яхшылык эшләүдән тәм таба белгән миһербанлы, юмарт йөрәкле зат иде. Шуңа күрә йортында-хуҗалыгында ишле каз-үрдәк, чебеш карап, сыер малы тотып, бакчасында яшелчә үстереп, җәй буе ерактан һәм якыннан кунакка килгән туган-тумачасына тәрбия- хезмәт күрсәтте. Тик менә шул хәтле тормыш йөген тартып бару гипертония белән авырган кешегә җиңел булмагандыр. Ара-тирә хастаханәгә кереп дәваланса да, кан тамырлары кискен сафтан чыгып, иртә вафат булды Ираида апабыз.Үзе кебек ачык йөзле, миһербанлы кызының олысы Лидия Ивановна районда кешелекле ипле булуы белән дә танылган ЛОР-табиб, искеткеч кыю һәм тәвәккәл Валясы исәп-хисап эшендә мактала. Лена яшьтән үк кияүгә чыгып чит илдә төпләнеп калды.

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналистика белән шөгыльләнү