Балтачның ут кызлары — 2
Шунысына инандым, газет яки китап аша аңга тизрәк сеңеп калган басма сүзнең йогынты көче, куанычка каршы, һаман да тәэсирлерәк булып кала. Шуңа күрә дә мәгълүмат кыры гаять киң булуга карамастан, тормыш чынбарлыгына нигезләнеп язылган гыйбрәтле язмышлар турында, яисә, чыдамлык, миһербанлык үрнәген ышандыргыч итеп тасвирлаган язмалар, зур тәрбияви көчкә ия булып, бүген дә актуаль булып кала.
Тагын бер сыналган ышанычлы дустым булган Гөлирам Әшрафҗанова турында язмасам, зур гөнаһ булыр. Ираида Сергеевадан аермалы буларак, Гөлирам дустым бик җитди, сабыр, сүзне үлчәп кенә сөйләшә торган төпле фикерле кеше. Минем кебек бераз чәүчәләк, үтә тынгысыз кеше өчен аның бигрәк тә кирәк вакытлары була. Ул синең зар-гозереңне игътибар белән тыңлый һәм бай тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төпле акылга нигезләнеп, дөрес киңәшен бирә, иң мөһиме – сереңне читкә чыгармый. Шундый ышанычлы, кешелекле, әдәпле булганына күрә күпсанлы туганнары да аңа тартыла. Ярдәмчел, дөнья бәһасенә торырлык миһерабанлы, игелекле һәм тыйнак, сабыр кеше ул. «Почти» минем яшьтәшем булган Гөлирам чит районыннан эшкә килеп, бездә төпләнеп калган иде. Уңышлы гаилә корып, нәселенә лаеклы, сәләтле балалар үстерде. Ул һөнәре буенча ветеринария табибы. Физик һәм рухи яктан көчле, тәввәкәл һәм максатчан булганга күрә, эшли башлаганда ук аның батыраеп ат, үгез, сыер кебек эре терлекләрне дә һич курыкмыйча буйсындырып, дәвалаганы турында шаккатып сөйлиләр иде. Аннары олыгая башлагач, ветстанциядәге даруханә бүлеген бик тәртипләп алып барды. Каз-үрдәк, чебеш үстергән җәйге чорларда аның яныннан кеше өзелмәде. Һәркайсының гозерен үтәп, киңәш-мәгълүмат биреп, бик күп рәхмәтләр алды.
Гөлирамның яраткан кызы Ләлә Нурислам кызы районда окулист белгечлеге буенча эшли. Четерекле күз авыруларына вакытында дөрес диагноз куеп, кемнедер операциягә барырга күндереп, авыруга килешә торган дару-дәва билгеләп, бик күпләргә күз яктылыгын саклап калырга булышты һәм әле дә яраткан хезмәтендә. Әнисе кебек ул да бик җитди, тыйнак һәм сабыр, хезмәтенә бик җаваплы карый торган табиб. Минем үземне дә, ашыгып эшләгәндә ялгыш күзне җәрәхәтләгәч, һич авырсынмыйча өендә кабул итеп, берничә тапкыр дәвалаганы булды.
Медиклар хезмәте турында алдагы фикерләремә бәйләп шуны әйтергә тиеш булам: бу соңгы елларда җан тынычлыгы кимү белән бәйле рәвештә авыру-сырхауның да ишәюе медицина хезмәткәрләренә бик зур нагрузка тудырды. Ак халатлы шәфкатьле изге һөнәр ияләре вакыт белән хисаплашмыйча, бик киеренке шартларда эшләп, күпләрне авыр чирләрдән саклап киләләр. Кешенең гомерен озайтуга,авыр чирләрне җиңәргә үзләрен аямыйча, зур фидакарьлек үрнәге белән уңышка ирешәләр.Шунысын игьтибарга алыйк, бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә күңел кылларыбыз нечкәргән, ниндидер терәк-ярдәмгә ихтыяҗ зур булган катлаулы чорда кешедә рухи терәккә дә зур ихтыяҗ туа. Шуңа күрә дә, тормышта бүгенге яхшы якларны да гадел бәяли белү белән бергә, безгә үрнәк яисә гыйбрәт бирердәй күңел хатирәләрен дә барлап, үзебезгә нәтиҗә ясап, яшәү рәвешендә өметле дөрес кыйбла табу фарыздыр.
Гомер юлындагы матур хатирәләрне яңарту да көч-егәр өсти бит. Бу мәкаләне язуымның да төп максаты шуннан гыйбарәт һәм йомгак ясап шуны әйтәсе килә: заманында без әлләкем булмасак та, бик җаваплы хезмәтләр башкарып кешедән ким булып яшәмәдек, нинди авыр хәлләрдә дә сынатмадык, сыгылмадык, чыдам, түзем, көчле рухлы буын вәкилләре идек. Бүгенге замандашларга яшәү дәртен югалтмыйча, алдагы көннәргә зур ышаныч белән яшәргә насыйп булса иде дип телибез. Чөнки кайвакыт якыннарыбызның, ихлас аралашкан кешеләребезнең эчкерсез урынлы җылы сүзе дә томанлы күңелләрне яктырта, өметне ныгыта бит.
Фәридә Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев