Хезмәт

Балыкчыларны кәгазь калынлыгы гына калган боз да куркытмый

Балтачтан кайтып киләм. Шушма аша салынган күпердән чыкканда, гадәттәгечә, елганы күзәтәм. Бозлары калмаган да диярлек, су уртадан юл алган.

Элекке, иске күпер алдында да боздан арчылган урын байтак, калган өлештәге бозының да юкарганы ерактан ук күренә. Тик балыкчыларны - чын фанатларны бернәрсә дә куркытмый. Бүген дә өчне санадым. Рәхәтләнеп балык тотып утыралар! Ул урында су әлләни тирән булмаса да, фаҗигалар булмасын инде...

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: