Хезмәт

Барыбыз да референдумга

Хөрмәтле райондашларыбыз, иртәгә референдумга чакырып калабыз.

Үзсалым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Шушы уңайдан районда 28 февраль көнне референдум узачак. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә "мин каршы түгел" дип тавыш бирәчәкбез.
Үзара салымнан җыелган акча беренче чиратта, авыл җирлекләрендәге төрле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә. Әйтик, авыл урамнарын, юлларны төзекләндерү, зиратларны тәртипләү, күперләр ясау, чишмәләрне яңарту, урамнарны яктырту, гомумән, авыл җирлеген төзекләндерү өчен күп кенә эшләрне башкару өчен үзара салым бик мөһим әйбер.

Реклама

Фото: pravda

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: