«Башка балагызны карамыйм» - Азат Фазлыев дүртенче бала турында уйлана
Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?
Җырчы Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында балалары турында сөйләде.
«Улларым кызны нык яраталар. «Кая үзем йоклатыйм», - дип алып китәләр. Күп вакыт алар карый дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле Аяз, кыз итеп, сөеп үстерә, ә Ильяска уйнарга кирәк. Аның белән калса, кыз малайга әйләнә. Кызганып тормый, малайларча уйный.
Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса тагын да күңелле була бит инде дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты», – дип яратып сөйли җырчы.
Аннары әти белән 14 яшьлек олы улы арасында шундый әңгәмә булган:
-Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?
-Планда бар иде.
-Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм.
Җырчы балалары турында «ТМТВ» каналы видеосында 39.57 минутта сөйли башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев