Хезмәт

Басуга ут капкан, гаеплене эзлиләр

Янгын сүндерүчеләр Татарстанның Алексеевск районы басуында янган үләнне сүндергәннәр.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Янгын Лебедино авылы янындагы кырда иртәнге сәгать тугызда чыга, 300 кв.метр мәйданда камыл һәм салам калдыклары яна.

Реклама

Янгында зыян күрүчеләр юк, ләкин кыр тулысынча янып беткән.

Ут төртүдә гаепле кешеләрне полиция эзләячәк. Аңа 2 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф яный.

https://vatantat.ru/2020/09/34363/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: